Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Шахматчылар җиңеп кайтты

Бүген шахматчыларыбыз Кенәрдә оештырылган ярыштан кайттылар.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күппрофильле учреждениеләрендә белем алучылар арасында "Төньяк Балкышы" беренчелегенә узган шәхси һәм команда беренчелегендә 11 команда катнаша. 

- Өч команда - Мамадыштан, 2 команда - Кукмарадан, 1 команда - Балтачтан, 1 команда  - Биектаудан, 3 команда - Арчадан, 1 команда Олы Әтнәдән катнашты.  Тиз йөрешле бу уеннарда 2 очко өстенлек белән безнең Олы Әтнә командасы  - беренче урынны алды. Икенче урында - Кукмара, өченче урында  Мамадыш командасы калды. Шәхси беренчелектә малайлар арасында безнең Шәрәфиев Самат 5 уеннан 5 очко туплап, 100 процент белән  беренчелекне алды.   Кызлар арасында Азалиябез 5 уеннан 4 очко туплап, шулай ук беренче урын алды. Мин уеннардан бик канәгать. Бик тырыштылар, нәтиҗәсе күренә,- ди шахмат тренеры Раил Шакиров. 

Котлыйбыз!

Раил Шакиров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев