Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Әтнәдә урамнарны чистарталар

1 апрельдән Чисталык айлыгы башлыгы. Тик авыл кешесе аз гына көн кояшлы булдымы урамга чыгарга ашыга.

Олы Әтнә авыл җирлегенең урамнары,  чисталыкны карап тору өчен,  оешмалар карамагына бүлеп бирелгән. Һәр оешма үзенә беркетелгән урамнарны карап тора. Чүп-чарларны да җыйнап ала.

   Бүгенге кояшлы көннән файдаланып,  Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры хезмәткәрләре Марсель Сәлимҗанов урамының чисталыгын карарга чыкканнар. Урам  буйлап сибелүчеләрнең кулларында - чүп пакетлары. Димәк, чиста урам тагын да чистарып китәчәк. Яздан-көзгә кадәр ялт итеп тота алар бу урамны. Марсель Сәлимҗановка булган хөрмәт үзенекен итә. Театр коллективының намуслы хезмәтен шулай кабул итәм.

     Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдиновның кисәтүен дә җиткерәсе килә.

- Шәхси хуҗалыкларның капка алларын оешма җыештырмый. Җыештырмаган булсалар, әйтеп, кисәтеп кенә китегез. Адәм баласының чаклыкка җитүе шул чиккә җитте, оешма кешеләре җыештырганны чыгып басып карап торалар. Болай ярамый. Җыештырсыннар. Җыештырмасалар, закон бар, район советы каршында эшләүче административ комиссияләр бар. Чакыртабыз, чарасын күрәбез. Кеше яшәмәгән йорт аллары гына җыештырыла, - дип ачыклык кертте. 

Шулай булгач, җәмәгать, тыңлыйбыз һәм үзегез яшәгән тирәлекне чистартабыз. 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X