20 апрель 2018 яңалыклары
-
Казанда БДБ дәүләтләренең Кораллы Көчләре штаблары башлыклары фикер алыша
Утырышта БДБ дәүләтләрнең хәрби хезмәттәшлеге концепциясе, пилотсыз авиацияне куллануһәм башка мәсьәләләр карала. (Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан ратушасында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләренең Кораллы Көчләре штаблары башлыклары комитеты утырышы уза. Чара Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы - Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий...
-
Яши генә башладым ла...
Үлем белән Яшәү арасында. Мин уртада. Алар көрәшә. "Беразга кал, Үкенмәссең" - диеп, Үзенә таба Яшәү эндәшә. Мең төрле уй Кайный Башкаемда. Мин бит әле Яши генә Башладым ла. Теткәләнгән тәнем. Сызлый җаным. Файда бармы Бу дөньяда Калып тагын?.. Йөрәк әрни. Күзалдымда Киләчәгем... Иртә бит дим, Тоялмадым Дөнья ямен. Бәргәләнәм....
-
Чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы кыйммәтләнә
Россия Хөкүмәте әлеге документларны алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны хуплады. (Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан закон проектын хуплады, дип яза «Российская газета». Биометрик чит ил паспортының бәясе 3,5 мең сумнан 5 меңгә кадәр артачак. Машина...
-
"Конфетки" гала-концертта катнаша
Бүген кич КРК Пирамида сәхнәсендә "Созвездие- Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты була. ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов җиңүчегә гран-при тапшырачак. Гала-концертта безнең "Конфетки" төркеме дә чыгыш ясаячак. Кичә алар Пирамида сәхнәсендә узган соңгы кабатлауда-репетициядә катнаштылар. Җиңүче булып кайтырга насыйп булсын аларга.
-
"Халыкның ягулык сатып алырга акчасы юк "
Татарстан ягулык станцияләрендә уртача чек - 300 сумны тәшкил итә, ди "Автогазсервис-Т" ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе. (Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда ягулык алу буенча уртача чек бәясе төшкән. Бу хакта "Татар-информ"га "Автогазсервис-Т" ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе Алмаз Гайнетдинов әйтте. "Бүген ягулык салуның уртача чек бәясе төште. Бер-ике ел элек 500-1000...
-
Казань примет 6 матчей ЧМ-2018
На стадионе «Казань Арена» пройдет 1/8 финала и полуфинал чемпионата мира по футболу. (Казань, 11 апреля, «Татар-информ»). Казань примет 6 матчей чемпионата мира по футболу в 2018 году. Игры пройдут на стадионе «Казань Арена». Так, в столице Татарстана пройдут матчи группового этапа ЧМ-2018 Франция - Австралия (16 июня), Иран -...
-
Авыл хуҗалыгы министрлыгы яңгырның төгәл вакытында явуын белдерде
"Ләйсән яңгыр җирне утырта һәм чәчүгә әзерли",- диде министр урынбасары. (Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов бүгенге яңгырның бик вакытлы явуын әйтте. "Язның беренче яңгыры - ләйсән яңгыр бар табигатькә файдалы яңгыр. Ул кыш буе җыелган пычракны, тузанны юа, табигатьне яшәртә. Безнең өчен...