Яши генә башладым ла...
Үлем белән Яшәү арасында. Мин уртада. Алар көрәшә. "Беразга кал, Үкенмәссең" - диеп, Үзенә таба Яшәү эндәшә. Мең төрле уй Кайный Башкаемда. Мин бит әле Яши генә Башладым ла. Теткәләнгән тәнем. Сызлый җаным. Файда бармы Бу дөньяда Калып тагын?.. Йөрәк әрни. Күзалдымда Киләчәгем... Иртә бит дим, Тоялмадым Дөнья ямен. Бәргәләнәм....
Үлем белән
Яшәү арасында.
Мин уртада.
Алар көрәшә.
"Беразга кал,
Үкенмәссең" - диеп,
Үзенә таба
Яшәү эндәшә.
Мең төрле уй
Кайный
Башкаемда.
Мин бит әле
Яши генә
Башладым ла.
Теткәләнгән тәнем.
Сызлый җаным.
Файда бармы
Бу дөньяда
Калып тагын?..
Йөрәк әрни.
Күзалдымда
Киләчәгем...
Иртә бит дим,
Тоялмадым
Дөнья ямен.
Бәргәләнәм.
Төннәрдә дә
Йокысызмын.
Үлем - яшәү.
Ике арада
Кул сузымы.
Шул икесе
Һич кенә дә
Тынгы бирми.
Әле берсе,
Әле берсе
Үз(е)нә сөйри.
Кайсы җиңәр:
Әллә яшәү,
Әллә үлем.
Ходай белә,
Бәлки бүген
Соңгы көнем.
Энҗе Хөсәенова.
09.09.2017.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев