«Честный Знак» авто-штрафлары: нәрсә белергә кирәк
Кулланучыга киңәш

«Честный Знак» авто-штрафлары: нәрсә белергә кирәк

Агымдагы елның 1 сентябреннән маркалы товарлар әйләнешен бозган өчен автомат штрафлар механизмы эшли башлады.

Асылы гади: әгәр касса «Честный знак» системасыннан товар сатуны тыю турында хәбәр ала, ә кассир барыбер чекны суга икән – таләпне бозу очрагы автомат рәвештә, күчмә тикшерүләрсез һәм беркетмәсез теркәлә. Карарны Рос­потребнадзор имзалый һәм дәүләт хезмәтләрендә  (Госуслуги) шәхси кабинетына («Честный знак» та кабатлап) 3 көн эчендә җибәрә. 
Ни өчен һәм күпме штраф салалар
1. Маркировкаланган срогы чыккан товарны сату (яраклылык срогы һәм рөхсәт режимы булган барлык товар төркемнәре өчен):
Шәхси эшмәкәр – һәр берәмлек өчен 10 000 сум;
Юридик зат – һәр берәмлек өчен 20 000 сум штраф каралган. 
2. Тәмәке/никотинлы продукцияне «Честный знак»та теркәлмичә сату:
Әгәр бер касса аша айга 10 бе­рәмлектән артык сатылган булса – 50 000 сум. 
3. Тәмәке һәм никотинлы продукция бәяләренең бозылуы
көнгә 100 берәмлеккә кадәр – 5 000 сум.
101-1000 берәмлек – 50 000 сум.
1000 берәмлектән артык – 500 000 сум. 
Хәвеф-хәтәр зонасына нинди товарлар керә соң?
1 сентябрьдән соң: тәмәке һәм никотинлы продукция, шулай ук рөхсәт режимындагы мәҗбүри яраклылык срогы булган товарлар — сөт продукциясе, медицина эшләнмәләре, БАДлар, терлек азыгы. 1 октябрьдән исемлеккә мотор майлары өстәләчәк. 
Штраф касса чегы аша ваклап сатуга гына кагыла, күпләп сатуга каралмаган. 
Механизм ничек эшли?
Кассир маркировка кодын сканерлый → касса программасы аны «Честный знак» та тикшерә. Әгәр хокук бозу бар икән (срогы чыккан, бәясе дөрес түгел, теркәлү юк) — система кассага сатуны тыю турында хәбәр бирә.
Әгәр кассир тыюны игътибарсыз калдырса һәм товарны сатса — система хокук бозуны терки.
“Честный знак” мәгълүматларны Рос­потребнадзорга тапшырыла, анда карар формалаштырыла һәм имзалана — протоколсыз һәм сатучының шәхси катнашыннан башка эшләнә. 
Шунысы мөһим: әгәр системадан тыю кермәсә (мәсәлән, интернет өзеклеге нәтиҗәсендә), штраф түләнми.

Техник өзеклек вакытында код «Честный знак» локаль модуль аша тикшерелә – ул урнаштырылырга һәм яңартылырга тиеш. 
Агымдагы елның 1 сентябреннән 9 сентябренә кадәр Татарстан Респуб­ликасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Биектау территориаль бүлеге 33 карар чыгарган, шулардан тәмәкегә һәм никотинлы продукциягә бәяләрне бозган өчен (минималь бәядән түбәнрәк яки максималь ваклап сату бәясеннән югарырак) – 30 штраф, срогы чыккан маркировкалы товарны саткан өчен – 3 штраф салынган.
 


Нет комментариев