Чара башында Әтнә районы башлыгы Рөстәм Хисамиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән райондашларыбызга сертификатлар тапшырдылар.
Кышлау авыл мәдәният йортында "Созвездие Йолдызлык" арт-резиденциясе тарафыннан «Бердәм булсак — җиңелмәбез» дип исемләнгән зур концерт узды. Чара башында Әтнә районы башлыгы Хисамиев Рөстәм һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән райондашларыбызны котлап уздылар.
Соңыннан сәхнәдә Татарстан Республикасының атказанган артистлары, «Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм "Созвездие-Йолдызлык" театры артистлары чыгыш ясады. Бәйрәм бик югары дәрәҗәдә узды.
Нет комментариев