Юрист Афанасьев октябрьне 2026 елда отпуск алу өчен иң отышлы ай дип атады
Хәбәрләр

Юрист Афанасьев октябрьне 2026 елда отпуск алу өчен иң отышлы ай дип атады

Эксперт сүзләренчә, финанс яктан сентябрьдә яисә октябрьдә ял алу иң отышлысы.

Октябрь 2026 ел ахырына кадәр отпуск алу өчен иң отышлы ай булачак. О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының хезмәт хокукы һәм социаль тәэмин итү хокукы кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты Михаил Афанасьев РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Эксперт сүзләренчә, финанс яктан сентябрьдә яисә октябрьдә ял алу иң отышлысы.

Шул ук вакытта, октябрь иң җәлеп итүчән вариант булачак, чөнки анда 22 эш көне бар һәм дәүләт бәйрәмнәре юк. Эш көннәренең күп булуы сәбәпле аларның берсенең бәясе түбәнрәк булып чыга.

Афанасьев аңлатканча, отпуск акчасы хезмәткәрнең ялга кадәрге 12 календарь айдагы уртача хезмәт хакыннан исәпләнә. Нәтиҗәдә, отпуск акчасының күләме ял көннәре өчен гади хезмәт хакына тиң булырга яки аннан артып китәргә мөмкин.

Татар-информ


Нет комментариев