Өлкән яшьтәге әбидән бу сүзләрне ишеткәч, берара аптырап, аңышмыйча тордым.
Тиздән 97 яшен каршы алырга җыенса да, шөкер, тормыш авырлыклары артык таушалтмаган үзен.
Килене Сәвия апа:
– Синең яныңа газетадан килгәннәр, – дигәч тә, яткан урыныннан торып, матур яулыкларын бөркәнеп, кояш кебек балкып каршы алды.
Мәкаләбез герое – Бәхтияр авылында яшәүче Флера әби Сафиуллина белән Бөек Ватан сугышы чорындагы кыенлыкларны, тормыш авырлыкларын искә алдык. Тик ул сүзне ерактанрак башлады:
– 10 май көнне – үләннәр төртеп чыккач һәм тирә-якта яшеллек күтәрелә башлагач туганмын мин. Шуңадыр, күрәсең, озын гомерле булганмын, – дип елмаеп куйды.
“Ярый, балаларым бар”
Әнә шулай фәлсәфи уйларга бирелеп, үткәнен анализлап ята бугай ул. Һәр әйткән сүзе, кем әйтмешли, адреслы. Әнә бит берөзлексез диярлек:
– Ярый әле шушы балаларым бар... Алар өчен бик өзгәләнәм... Илдарым, әнә, егылып кабыргаларын сындырды, – дип борчыла.
Хәер, Флера әбине дә гел урын-җирдә ята дип уйлый күрмәгез. Сәвия апа:
– Әлегә кадәр урамга да чыгып йөрде ул. Хәзер бик чыгармаска тырышабыз инде, олы кеше егылырга мөмкин бит, – диде.
Күрер күзгә үк хәрәкәтчән тоелган әби урамга чыгып кына калмаган, чүп үләннәре йолкып гаилә яшәешенә үз өлешен кертергә дә тырышкан. Кызганычка каршы, егылып та алган шул. Шуңа күрә өйдәгеләр аны күз уңыннан һич ычкындырмыйлар, “Әби” дип өзелеп кенә торалар. Әнә бит:
– Бик эшлисем килә... Урамга чыгармыйлар шул, – дип көлдереп тә алды ул.
– Мин үзем Яңа Тормыш авылыннан. Ә әти-әнием – Нигъмәтҗан һәм Гөлзәйнәп тумышлары белән Югары Аты авылыннан. Башта алар “башка чыгып” Яр Чаллыда яшәгәннәр, аннан Арча районындагы минем туган авылыма кайтып төпләнгәннәр.
Күчеп килеп утыручылар исәбенә барлыкка килә, Бәхтиярны чыккач, Субаш Аты янында була ул авыл.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Рәсми мәгълүматларга караганда, Яңа Тормыш авылы XVII гасыр ахырында Иске Кенәр авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. XX гасыр башында авылда 4 мәчет, 5 җил тегермәне, 3 кибет һәм вак-төяк сатучы 6 лавка эшли.
Балачактан эшкә җигелә
Мәкаләне Флера әби турында язып дәвам итик. Соңгы елларны ерак юлга чыгармасалар да, элегрәк туган авылына да, Иске Мәңгәргә дә җәяүләп кенә йөри ул.
Тормыш юлына күз салсак, әти-әнинең 5 кадерле баласы булып үсәләр. Балалар арасында өлкәне – 1927 елгы абыйсы Хафиз. Аннан 1930 елгы Флера әби үзе. Харис исемле энесе 1932 елгы була, энесе Рәис 1935 елны туып-үсә. Нәфыйк энесе 1938 елгы. Тик, инде ул гына исән-сау калган. Тормыш җиле бертуганнарын Арчага, шул ук районның Субаш Аты авылына, Оренбург шәһәренә ташлый. Ә абыйсы Бөек Ватан сугышында һәлак була. Аның белән бәйле гыйбрәтле тарихны да ачык хәтерли ул.
– Төгәл әйтә алмыйм, сугыштан кайтышлары булгандырмы – безгә аның бер төркем сугышчан дуслары кунакка килде. Ничек һәлак булуын, нинди батыр йөрәкле, кешелекле булуын сөйләделәр, – диде дә тынып калды...
Әтисе сугышка алданрак китә. Кызганычка каршы, ул да шунда һәлак була. Алган хәбәрләргә караганда, ул да дошман белән батырларча сугыша.
Ә әниләре янында 4 бала кала. Флера әбидән әнә шул чорны да искә алуын сорадым.
– Әле уйнап үсәрдәй балачактан ук эш арбасына җигелергә туры килде шул. Теземнәрдәге игенне көлтәләр итеп бәйләп, чүмәләгә өю, аннары әвенгә кайтару да, пирават белән ашлык суктыруыбыз әле дә күз алдында, – ди ул.
НӘРСӘ УЛ ПИРАВАТ?
Әвендәге ашлыкны сугыш елларында атлар тартып йөреп әйләндерә торган «пирават» (привод) ярдәмендә хәрәкәткә китерелгән машина белән суктыралар
Бала булсалар да, шуңа салам салып торуны кечкенә балалар башкара.
– Җыен кечкенә балалар бергә эшләдек инде, – дип авыр сулап куя.
Урак урулар да аны читләтеп узмый. Кыскасы, көченнән килердәй һәр эшне башкара ул. Ә ашау-эчү, үз сүзләре белән әйтсәк, такы-токы гына була. Ул чорда балалар гына түгел, бөтен халык яз җитүне түземсезләнеп көтә. Бу вакытта какы, кузгалак, кычыткан, чыпчык кузгалагы, алабута орлыклары – кыскасы, ашарга мөмкин булган үләннең берсе дә калмый. Ә инде без яратып телгә ала торган “черек бәрәңге”, ул заманда деликатес саналган. Чөнки ул черек түгел, ә бары җир астында кыш чыгып өшегән бәрәңге. Әнә шуны казып алганда туңып өшегән аякларын да искә алды ул.
Ә инде Бөек Ватан сугышыннан соң, дөресрәге, бераз үсә төшкәч аны Парадскига ФЗӨгә җибәрәләр.
ФЗӨ
Фабрика-завод өйрәнчеклеге мәктәбе ул, русчасы – ФЗУ. Мондый уку йортлары Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларны күп булган һәм яшьләрне җитештерү өлкәсендә эшләргә әзерләгәннәр. Мәсәлән, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, кайбер укучылар ФЗӨгә укырга керә, ә аннары слесарь, токарь булып сәнәгать предприятиеләрендә эшли.
Урман да кисә, үгез дә җигә
Моннан соң аның өчен урман кисү чоры башлана.
– Мин булмаган, эшләмәгән урман калмады бугай, – ди ул.
Урман кисеп ботакларын ягып “деловой”га дигәнен дә һәм калганын да әрдәнәләп аерым өеп торалар.
Аеруча исендә калганы – землянкада яшәү, өстәге юеш кием-салым, аяктагы чабаталар.
– Ярый әле, бишмәт булды: аска да, өскә дә, баш астына да шул, – дип көлә.
Лаешта да, Пермьдә дә була, дөресрәге, шундагы урманнарны кисә. Ашарга каткан ипи була, шул исәпкә ачлыкны җиңә. Әле бит урманга кадәр җәяү баралар һәм җәяү кайталар. Су аша да чыгарга туры килә.
Кайткач, озак еллар дәвамында үгез җигеп тә эшли ул. Гадәттә, үгезне тыңлатуы бик авыр диләр бит. Бу хакта да сөйләштек. “Шөкер, андый бер генә очрак та булмады, бер ияләнгәч әйбер әйтми ул. Тыңлый”, – дип тә шаккатырды. Тормышлар җайлаша башлагач ат җигеп тә эшли. Гомумән, колхозда нинди эш бар, барысын да башкара.
Башта Яңа Тормышта кияүгә чыга. Тик ул ире армиягә китә һәм югала. Аннан соң тормышын Иске Мәңгәр кешесе белән дә бәйләп карый. Ахыр чиктә 1979 елны бирегә килә. Бәхтияр авылында яшәүче Сәгыйдулла дигән кешегә кияүгә чыга. Кызганычка каршы, аның вафатына да 13 ел булган инде.
“Балаларым әйбәт булдылар”
Флера әби килгәндә биредә 5 бала була. Әнә шуларның әнисенә әйләнә ул. Биредә Рәдиф, Ренат, Рәфыйк, Наҗия һәм Илдарны тәрбияли. Беренче чиратта әнә шулар турында уйлый ул.
– Балаларым бик әйбәт булды минем, – дип горурлана.
Хәзер үзе Илдар һәм килене Сәвия тәрбиясендә ул. Ни аяныч, Сәгыйдулла бабайның 40гы көнне гаиләдә нәсел дәвамчылары булган 2 улның да олысы вафат булган. Ә кечесе гаиләсе белән Арчада яши.
Бер уңайдан Илдар абый белән Сәвия апа турында да язып үтү дөрес булыр.
Илдар абый электрчы, бик оста, данлыклы электрчы. Күмәк хуҗалыкта электр белән бәйле һәр эшне ул башкарган. Шунысы да бар, заманында хезмәт коллективы составында Муса Җәлил премиясе лауреаты да була ул. Әле “Чулпан” колхозы вакытында 150 тананы савым сыеры итүгә аның да катнашы бар. Бүгенге көндә дә тик ятмый. Ярдәм сорасалар, булыша.
Сәвия апа тумышы белән Түбән Сәрдә авылыннан, бирегә килгәненә инде 40 ел узган. Бик матур гаилә булып тормыш итәләр алар.
Флера әби дә шул фикердә.
– Меңнән мең шөкер аларга, теләгем бер генә – сау-сәламәт булып, тигез гомер итсеннәр. Киләчәктә дә балаларның, оныкларның игелеген күрсәләр иде. Ә үзем бүгенгемнән бик канәгать мин. Бик әйбәт, тыныч, имин яшибез. Мине бик хөрмәт итәләр, – ди.
Нет комментариев