Район автоинспекциясеннән алган мәгълүматларга караганда, 3-9 сентябрь көннәрне юлларда 28 административ закон бозу очрагы теркәлгән.
Кызганычка каршы, шушы чорда 4 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән. Ни сәбәпледер, мондый төр фаҗигаләр бераз арткан.
Ни кызганыч, машина пыяласы тонировкасының тиешле нормалардан югары булуы да күп кенә һәлакәт сәбәпләренең берсе. Ә районыбыз юлларында шундый 6 транспорт чарасы туктатылган.
Күпме генә язуга, мәкаләләребездә гел кисәтүгә карамастан, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләр саны да кимеми. Шундый 12 транспорт йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.
Шушы ук чорда иминият кәгазеннән башка 3 йөртүче дә ачыкланган. Алдагы транспорт чарасын тиеш булмаган урында узарга дип чыккан 2 машина йөртүчегә дә протоколлар төзелгән.
Бер йөртүче кечкенә баланы махсус креслога утыртмаган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Штрафын гына түләп булыр, хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын. Бу очракта, бала гомерен акчага сатып алып булмаячак инде.
Балалар өчен махсус креслолар — бу закон таләбе генә түгел, ә реаль яклау чарасы. Һәрбер йөртүче, һәрбер юлчы, үзенең гамәлләре өчен җавап тотканын аңласа, юллар чынлап та имин юлларга әйләнер.
Нет комментариев