«Дөрес сүз күңелгә тынычлык бирә» (Илдар Низамов)
Хәбәрләр

«Дөрес сүз күңелгә тынычлык бирә» (Илдар Низамов)

Тел белгечен, барлык гомерен туган телне саклауга һәм өйрәтүгә багышлаган шәхесне олы ихтирам белән искә алдылар.

3 сентябрь көнне олуг галим, язучы, журналист Илдар Низамовның тууына 90 ел тулуга багышланган Республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.
Соңгы елларда мондый зур чаралар узуын хәтерләмим. Шуңа да укучыларны, студентларны әлеге чара ялыктырыр кебек иде. Әмма вакыт узганы сизелмәде дә.
...Илдар абый безнең остазыбыз, редакциябезнең олы кунагы иде. Җор телле таләпчән педагог та, киң карашлы милләтпәрвәр галим дә, кече күңелле, гади әңгәмәдәш тә иде. Күңеле белән һәрвакыт яшь булды. “Әтнә таңы”ннан аерылмады, һәрвакыт киңәшләрен биреп торды, язмаларын юллый иде. Фәнни принципларына тугры калды, бик күп шәкертләр тәрбияләде. Аның эшен дәвам итүчеләр бүген дә бар һәм алар күп.  Фәнни-гамәли конференциягә кайтучылар да бу хакта үз чыгышларында һәрдаим кабатлап тордылар.
Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр институтының Журналистика һәм медиа­ком­муникацияләр югары мәктәбе деканы, профессор Васил Гарифуллин үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, чара Казан университетының күренекле галимнәре истәлегенә багышланган фәнни укулар традиция­сен дәвам итә, ә быел беренче тапкыр Әтнә районында – профессор Илдар Низамовның туган җирендә уза. Спикер Әтнә районы белән уртак мондый фәнни-иҗади чаралар традициягә әйләнер дип ышаныч белдерде. 
– Илдар абый безнең өчен бик кадерле кеше. Студент чагымда ук ул мине дә, фән һәм иҗат юлыннан җитәкләп алып барды. Аннан соң коллегалар булып кафедрада бергә эшләдек. 
Бик күп студентларның, шә­кертләрнең остазы булды. Бик күп яңа юнәлешләргә нигез салды. Тел буенча, аннары газета теле, сөйләм фәне, лингвистика, социаль лингвистика –безнең өчен юл ярды, дип әйтер идем. Аның башлангычы белән күпләребез диссертацияләр якладык, фәнни эшләр яздык. Һәрчак ярдәмен тоеп яшәдек, аның китаплары буенча укыдык, өйрәндек. Һәм Илдар Мәлик улы кебек яшәргә тырышырга кирәк инде безгә. Ул күпкырлы шәхес, кеше буларак та, үзе таләпчән, туры сүзле, гадел һәм ярдәмчел, дус кеше иде. Без аның 90 еллыгын билгеләп үтәр өчен Әтнәгә шатланып кайттык. Мин өметләнәм, киләчәктә дә республикакүләм 95 һәм 100 еллык юбилейларын да билгеләп үтәрбез дип, – дип үзенең уй-кичерешләрен җиткерде.
Шулай ук журналист, электрон басмаларны гамәлгә куючы, Матбугат.ру сайты җитәкчесе Данил Сәфәров та Илдар Низамовны горурлык хисләре белән искә алды.
– Мин Илдар абыйның укучысы. Анда уку үзе бер бәхет булган икән. Без аны соңрак кына аңладык. Ул бик таләпчән кеше иде. Әмма шул ук вакытта ул ярата иде үзе белән әңгәмәдә булган, аның белән бәхәсләшкән кешене. Мин аның белән гел бәхәсләшә идем. Ул башта сине истә калдыра, аннары бергә бәхәсләшә башлый иде. Без Илдар абый белән дустанә мөнәсәбәттә калдык дисәк тә дөрес булыр. Чөнки ул үзенең соңгы көннәренә кадәр Матбугат.ру сайтына үзенең ана теле буенча язмаларын җибәреп барды. Һәм гамәли-конференция барышында бер деталь күңелемә кереп калды. Илдар абый бервакытта да утырып дәрес алып бармады. Гел басып сөйли иде – гел аягүрә басып торды. Менә бу сыйфат та аның үз фәненә битараф булмавын тасвирлыйдыр кебек, – диде.
Журналист-төбәкче, язучы, шагыйрь, нәфис сүз остасы, җырчы, актёр Илдар Кыямов та остазы Илдар Низамовны искә алып:
–  Илдар абый кебек яхшы укытучыны әле дә очрата алганым юк. Аллаһы Тәгалә тарафыннан Илдар абый татар журналистларын укытыр өчен яратылган кеше иде. Урыны җәннәттә булсын. Илдар абый безне татарча эшләргә, уйларга өйрәтте. Берәр нинди сүздә кытлык килеп чыкса, татарчасын тапмаган вакытта, әниең ничек әйтә, базарда ничек әйтәләр, дип менә шушындый юнәлешкә борып җибәрә иде. Хәзер үзем дә яшьләр белән эшләгән вакытта, Илдар абый ысулын кулланып, алардан: 
“Кайсы вакытта гафу ит, ә кайчан кичер, дип әйтәбез дип сорыйм. Илдар абый өйрәткән ысул бик булыша. Әйтә алганы әйтә, әйтә алмаганыннан юк инде аның», – дип хисләре белән уртак­лашты. 
Бу көнне Илдар абый белән бәйле бик күп истәлекләр яңгырады. Чыннан да, татар теле, туган телебез өчен гомер буе көрәшкән шәхес ул. 
Фәнни-гамәли конференциядә район мәктәпләре укытучылары һәм укучылары катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк, якташыбызның олуг юбилее уңаеннан агымдагы ел башыннан төрле бәйге һәм чаралар узды. Аларда райондашлар актив катнашты. Әлеге эшләргә йомгак ясауны да күз уңында тотты бу конференция. Шулай ук әлеге фәнни-гамәли конференциядә галимнең элеккеге хезмәттәшләре, укытучылар, студентлар һәм журналистлар катнашты.
Игътибар үзәгендә сөй­ләмне төрле функциональ стильләрдә, шул исәптән медиа өлкәсендә куллану, татар телле интернет өлкәсендә сөйләм үзенчәлекләре, ясалма интеллект тәэсирендә тел һәм сөйләмне трансформацияләү, Илдар Низамовның фәнни һәм әдәби мирасын алга таба өйрәнү темаларына докладлар тыңланды. Аның әсәрләре сәхнәдән яңгырады. Конференция барышында әдәби-нәфис китаплардан һәм Илдар Низамов әсәрләреннән күргәзмә оештырылды. 
Ә чара ахырында Илдар Низамовка багышланган бәйгеләргә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләрне бүләкләүләр булды. Конференциядә фәнни материаллар җыентыгы тәкъдим ителде. 
Бер генә теләк, дәвамлы булсын иде. Районыбызның олуг шәхесләренең хезмәте онытылырга тиеш түгел. Ә аларның хезмәте дәвам итәргә, киләчәк буыннарга да тапшырылырга тиеш дип саныйм.
 


Нет комментариев