Һаман бер балык башы
Авыл җирлеге

Һаман бер балык башы

Сер түгел, чиста, матур авылда яшәү – күңелгә рәхәт. Ә аның чисталыгы үзебездән – һәр көнне урамнардан узучылардан, кыскасы, тирә-юньдә чисталыкны, матурлыкны саклаучылардан тора.

Шундый баналь сүзләр язып куйдым да, кызык булып китте. Чүп-чар турында сүз чыккан саен, елына ничә тапкыр әйтелә дә, күпме тапкырлар языла икән мондый сүзләр. Әлбәттә, адәм баласының күңел түренә барып җитәсе, район үзәгендә күпләрне борчыган чис­талык мәсьәләсенә зур итеп нокта куясы килә инде. Ай-һай, ул көн килерме икән?
Ниләр генә юк анда
Контейнерлар турында бара сүз. Бакчаларыбыздан көзге муллыкны җыеп алдык. Тирә-юнебезне чистарттык, чүп-чарларны контейнерлар кырыена чыгарып өеп тә куйдык. 
– Марсель Сәлимҗанов, Казан урамы башындагы контейнерлар янында нинди генә чүп-чар юк. Агач ботаклары чыгармас­ка, дип күпме генә әйтелсә дә гел киресе эшләнә. Хәзер бәрәңге сабак­лары чыгара башлыйлар. Халыкка ничек тә җиткерәсе иде, каты-көнкүреш калдыклары гына чыгарга тиеш контейнерларга дип, – менә шундый гозер белән редакциягә килеп керде Илнур Мөхәммәтшин. Бүгенге көндә вакытлыча Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкара ул. 
Аны да аңларга була. Чисталык-чисталык, дибез, тик алга китеш кенә юк. Контейнерлар турында сүз чыккач, район үзәгендә яшәүчеләрне генә шелтәләү дә дөрес түгел. Чөнки әлеге контейнерларга авыллардан килеп чүп-чар тутырып китүчеләр дә бар. Ике атнага бер җыелган чүпне нишләтергә соң, дип күңелдән уйлап куйгансыздыр. Сез дә хак­лы, тик чүпне теләсә ничек салып китү дә, дөрес гамәл түгел инде. Контейнерлар турында сүз чыккач, Илнур:
– Олы Әтнә авылының Карл Маркс урамы башындагы контейнерга игътибар иткәнегез бармы икән? Шул тирәдә яшәгән Таһир абый Гарапшин тәртипләп тора аны, –  диде ул.
Көзге уңыштан соң калган чүп-чарны кая куярга соң алайса, дигән сорау күпләрне борчыр. Чөнки бәрәңге сабагын ягарга ярамый. “Андый очракта, арба куюны сорап торак коммуналь хуҗалыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ике-өч гаилә берләшеп тә эшләргә мөмкин”,  – диде Илнур Мөхәммәтшин. 
Тагын бер күңелне борчыган мәсьәлә – чүп-чарны елга буена алып килеп ташлау­чылар да бар икән. Суга чүп-чар ыргыту  – иң ямьсез, юньсез гамәлләрнең берсе инде. Бу гамәлебез өчен табигать-анабыз каршында җавап та бирәсе бар бит әле. 
Пычратмыйк, җимермик
Район үзәгендәге плотина буендагы төзелеш барышын, аның яныннан үтеп китүчеләр игътибар үзәгеннән югалт­мадылар. Һәркайсыбызны ничек һәм нинди булыр икән, дигән уй кызыксындырды.
Олы Әтнә авылының яр буен яңарту эшләре җәй дәвамында барды. Проект “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Әлеге эшләр кысаларында су буенда заманча иҗтимагый киңлек булдыру планлаштырыла.
Хәзерге вакытта биредә хәйран эш башкарылды. Матурлык әллә каян күзгә ташлана. Ләкин төзелеш эшләре тәмамланмаса да, яр буена килеп, чүп-чар калдырып киткәли башлаганнар инде.
– Матбугат аша, биг­рәк тә әти-әни­ләр колагына ишет­терәсе килә. Бире­дә балалар күп йөри. Йөрмәсеннәр димим, тик матурлыкны сакласыннар иде. Әти-әниләр дә бу хакта балаларын кисәтеп торсалар иде, – диде җитәкче.
Матурлыкны, тирә-юньдәге чисталыкны сак­лыйк, җәмәгать. Үзебезгә шунда яшисе. 
 


Нет комментариев