Очты хыял канатында хисле күңел...
Иҗат

Очты хыял канатында хисле күңел...

Фәрдия Төхфәтуллина.

Очты хыял канатында хисле күңел,

Үзе генә белгән серле илгә.

Ул күңелне тыям димә икән,

Качып калган җир җиләге тәмен тоеп,

Ирененнәрдән тәмләп кенә, суырып үбә.

Нахак сүзгә үрсәләнеп, үпкә белән,

Түгеләм дип торган күз яшьләрен,

Канат очы белән сөртеп үтә.

Әрнү , сагыш белән тулган үҗәт йөрәк,

Үкенү һәм сагынудан

Шифа көтә.

Нәфис күңел дигәнеңнең үз серләре,

Бер елмая, аннан, елый ярсып...

Төзәлмәс ярадыр, ул айлы төн...

Вәгъдә бүләк, алтын йөзек...әле истә...

Энәләре һаман чәнчи роза гөлнең.

Хуш ис тулы болын чәчәкләрен күзли,

Кушкаенга сарылып көйләр көйли.

Һәм кабаттан әйләнә дә кире кайта,

Тыйнак кына үз яшенең тәмен белеп,

И, хыялый, нечкә генә хисле күңел...

 


Нет комментариев