Авылда эшләү – аерым рәхәтлек
Безнекеләр

Авылда эшләү – аерым рәхәтлек

Мокшы авылында яшәүче әңгәмәдәшем шулай дип саный.

 Аның турындагы мәкаләне, беренче чиратта, урактагы уңышларын язып башлау дөресрәк булыр иде.
Авылны, авыл хуҗалыгын, аның басу-кырларын ярату Наилдә электән туган хис. Шулай да мәктәптә укыганда, хәтта үсмер чорында игенче булып китәрмен дигән уй белән янмый ул.
Районыбызның Мокшы авылында әтисе Шәрәфи һәм әнисе Багыбостан кочагында туган 4 улның төпчеге ул. Тик нишлисең, яшәешкә һәрвакыт язмыш үз коррективаларын кертә шул. Наил 1 сыйныфта укыганда әтисе вафат була. Наилнең 33 яшен дә күрмичә әнисе дә күзләрен йома. 
Ә Наил үзе 1971 елны туып-үсә. Тыштан күркәм, эчтән пөхтә йортта җәмәгате Гүзәл белән икесе яшәп яталар. 
Авылга кунакка кайтып йөргән Казан кызы, шулай һич уйламаганда язмышын Мокшы белән бәйли, Наилнең якын сердәшчесенә, сөеклесенә әйләнә. Инде ул көннән соң 12 ел үтеп киткән.
Мәкаләбез героеның төп хезмәте күмәк хуҗалыкта “МТЗ-82”дә эшләү белән бәйле. Карар күзгә яңа тоелган тракторына ымлап, “Әле иске түгел, ахыры”, дидем. Ялгышканмын икән. 1992 елгы икән бу трактор. Ни гаҗәп, шуның белән күптән түгел генә Казанга барып, комбайн ургычы тарттырып кайткан. Ә узган елны Биектауга барган. Соклану белдергәч:
– Яратам мин юлда йөрергә. Үзем белгән юл, кеше тими анда, – дип шаяртып алды Наил.
Ә бүгенге көндә “Хозяин” дигән агрегат белән фермада терлекләр астына саламнар сиптерә. Гомумән алсак та, Күшәр һәм Ташчишмә арасында тузан тузгыта ул. Чөнки эше, күбесенчә ферма белән бәйле. Шуңа күрә шул ике авыл арасын еш таптый.
Әлбәттә, укучыны аның хезмәт юлы кызыксындырадыр. Карар күзгә яшь тоелган ир-егетнең комбайнчы стажы гына инде 25 ел булган. 
– Эшкә керергә менгәндә иң яше мин идем, – дип елмая ул.
Ә бүгенге көндә иң тәҗрибәле ком­байнчыларның берсе ул. Әле эшләгән “Нью-Холланд”ны 16нчы сезонын иярли. Аңа кадәр “Дон-1500”дә, аннан да элегрәк “Нива”да эшләгән. Әле аннан тыш “ЖРБ”да да эшли. Шунысы да бар, югарыда искә алганнарның барысы да иске була, бары соңгысына яңа хәлдә утыра.
Гаилә хәленә килсәк, 4 малай бик тату булып үсәләр. Олысы – Гарәфетдин исемле, Казан янындагы Дәрвишләр бистәсендә яши. Икенче абыйсы Габделфәт исемле, ул бүгенге көндә Күңгәр авылында гомер итә. Тагын бер абыйсы Габделбәр исемле, ул шушы ук туган авылында яши, төп йортта яшәүче Наилдән бик ерак та түгел.
Алдагы икесе инде пенсиядә икән. Законнар үзгәрмәсә, өченче абыйсы да пенсиягә чыгар иде. Ә бүгенге көндә Габделбәрнең үз “КамАЗ”ы да бар. Анда да эшли.
Наилдән сорамыйча кала алмадым: “Хәзерге буын яшьләре авылда яшәү һәм эшләүне бик ошатмыйлар. Ә син?” – дим.
– Авылда эшләүнең рәхәтлеге – аерым тема. Шәһәрне макта, авылда тор, диләр бит. Монда бөтенләй икенче тормыш. Хәер, кемгә ничектер инде... Миңа авыл тормышы күбрәк ошый, – ди ул.
Шунда ук әңгәмәбез башка тема ала. Наил елмаеп:
– Мокшы чагыштырмача зур авыл түгел, шулай да бездә дә багана утлары куйдылар, хәзер бездә магистраль кебек якты, – дип көлеп үк җибәрә.
“Бар да яхшы”, фикерендә нык торган Наилдән: “Тормыш авырлыклары булмыйча калмый торгандыр инде?” – дип сорадым.
– Төрле вакыт була инде, – ди ул. – Шулай да һәр авырлыкны җиңәргә була.
Аңлавымча, хезмәте белән бәйле рәвештә кыенлыклар да туа, шөкер, аларны җиңү шатлыгы да еш булгалый.
– Эш булгач, төрлесе була инде. Табадагы коймак та көеп китә, – дип һәр сүзен уйлап, әнә шулай мәкальләр кыстырып сөйләргә ярата ул.
Шунда ук җитди кыяфәт алып:
– Шөкер, иң мөһиме – җәмәгатем елмаеп каршы ала. Эшкә киткәндә мөлаем елмаеп озата. Монысы – тормышта аеруча кирәк әйбер, – ди.
Аның белән саубуллашып юлга кузгалганда әйткән сүзләре дә матур яңгырады:
– Эш һәм сәламәтлегең булганда,  эшләргә кирәк. Ял итеп яту дөрес әйбер түгел, – дип саный Наил.
 


Нет комментариев