Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанда БДБ дәүләтләренең Кораллы Көчләре штаблары башлыклары фикер алыша

Утырышта БДБ дәүләтләрнең хәрби хезмәттәшлеге концепциясе, пилотсыз авиацияне куллануһәм башка мәсьәләләр карала. (Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан ратушасында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләренең Кораллы Көчләре штаблары башлыклары комитеты утырышы уза. Чара Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы - Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий...

Утырышта БДБ дәүләтләрнең хәрби хезмәттәшлеге концепциясе, пилотсыз авиацияне куллануһәм башка мәсьәләләр карала.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан ратушасында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләренең Кораллы Көчләре штаблары башлыклары комитеты утырышы уза. Чара Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы - Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов рәислегендә үткәрелә.

Ул, Казанга сәфәре кысаларында, Татарстанның хәрби-сәнәгать комплексы продукциясе күргәзмәсе белән танышканнарын, хәрби техника үрнәкләрен күрсәткәннәрен әйтте.

Киңәшмәнең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:

Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) дәүләтләрендә хәрби-сәяси вазгыять;

2020 елга кадәр БДБ дәүләтләрнең хәрби хезмәттәшлеге концепциясен гамәлгә ашыру;

БДБ дәүләтләренең һава оборонасы берләштерелгән системасының бердәм команда-штаб өйрәнүләре;

Сирия Гарәп республикасында терроричылыкка каршы операция барышында пилотсыз очу апаратларын куллану тәҗрибәсе турында;

БДБ дәүләтләре Кораллы Көчләрендә пилотсыз авиацияне куллану өлкәсендә хезмәттәшлек үсеше турында;

БДБ дәүләтләре Кораллы Көчләрнең уртак элемтә системасы генераль схемасы турында;

2017 елда БДБ дәүләтләре Кораллы Көчләренең аваиация очышлары куркынычсызлыгы туоында;

2019 елда БДБ дәүләтләре Кораллы Көчләренең уртак чаралары турында;

БДБ Кораллы Көчләре штаблары башлыклары комитетының чираттагы утырышын уздыру һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев