7 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Призывниклар өчен ышаныч телефоны
Фикерләшергә мөмкин 11 һәм 12 ноябрь көннәрне солдат хезмәтенә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча "Кайнар линия" телефоннары эшли. 236-40-17, 236-40-62 һәм 236-40-98 номерларын җыеп, борчыган мәсьәләләр буенча фикерләшә аласыз.
-
"Алтын йомырка"
Йомырка бәяләре көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Район үзәгенең кибет, базарларын әйләндем. Бу яктан үзем артык борчылмыйм. Беренчедән, гаиләдә шулай күнегелгән - йомырка юнәтү бурычы җәмәгатем өстендә. Аңлыйсыздыр,тавык йомыркаларын күз алдында тотам. Икенчедән, авылда яшибез. Үзебез тавык асрамасак та, шөкер,туганнар, күршеләр һәм ахирәт дуслар бу байлыктан өзмиләр. Тавык йомыркасының "алтынга манчыла...
-
Әтнәлеләр "Халык контроленә" зарлана
Татарстан республикасы Әтнә муниципаль районының "Халык контроле" сайтына килгән хатлардан күренгәнчә, бездә халыкны иң борчыган проблема юллар. Әлеге сайтка кереп, райондагы җитешсезлекләр турында җиде кеше хәбәр калдырган. Шуларның дүртесе мотивацияле кире кагылган. Бер кешенең үтенече хәл ителгән, калган икесенең үтенечен хәл итү киләчәктә планлаштырыла. Үзегезне борчыган проблемалар белән usluqi.tatar.ru/open-qov сайтына...
-
“Әтнә таңы”на языл!!!
- "Әтнә таңы" безнең оешмада бик популяр ул, - ди бер танышым. Сүзен дәвам итеп: - Газета килүгә кем өлгер, шул беренче булып эләктереп ала. Миңа бир дә миңа бир дип талаша-талаша укыйбыз.
-
Бәрәскәдә бар да үзгә
Редакциябезгә мөләем генә апа килеп керде. Үзен ул Бәрәскә авылыннан Роза Сафина диеп таныштырды. Роза апа гомере буе фермада эшләгән- сыер да сауган, бозау да караган. Инде лаеклы ялга чыкканына да байтак. Карап торышка ул яшьне биреп булмаса да, 75 не тутырган икән. Килүенең сәбәбе дә шушы юбилее белән бәйле....
-
Дусымда – Коръән укулары
Дусым авылы мәчетендә Коръәнне тәҗвид кагыйдәсе буенча дөрес итеп уку буенча дини укулар башланып китте. Әлеге укуларга теләге булган һәркем йөри ала. Башлана кичке сәгать 18.00 дә. Рәхим итегез!