Әтнә таңы

22 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 22 ноябрь 2013 - 10:27
    Өшкәтәдә таш җәяләр
    Шушы көннәрдә Эшкәтә авылында урамга таш җәя башлыйлар. Бу хакта Түбән Бәрәскә авылы җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе Сәет Әхмәдуллиннан да сораштык. "2011 елны ук 500 метр җиргә таш җәйгән идек. Быел тагын ярты километр чамасы җәярбез, мөгаен", - ди җитәкче. Авыл урамына таш җәю авыл халкы исәбенә башкарыла. Ташны узган...
  • 22 ноябрь 2013 - 10:20
    Мәңгәр” дә комплекслы булыр
    Олы Мәңгәрдә дә "Безгин ысулы"на, ягъни, савым сыерларын бәйсез тәрбияләүгә көйләнгән яңа торак төзелә. Хәзер инде моның белән шаккатыра алмыйсың. Чөнки районның һәр хуҗалыгында диярлек төзелә. Биредә, моның күзгә бәрелеп торган өстенлекләрен санап үттеләр. Беренчедән, заманча, ягъни, тәрбия шартлары алдынгы, фәнни технологияләргә нигезләнә. Икенчедән, кадрлар, ягъни, эшче куллар мәсьәләсе уңай...
  • 22 ноябрь 2013 - 06:18
    Гөрләтә РТСлылар
    Сөбханалла! Әллә ни зур булмаган авылда мәдәният учагын сүндермичә, киресенчә, гөрләтәсез РТСлылар! Афәрин!
  • 22 ноябрь 2013 - 05:27
    “Чакырсалар, тагын барабыз”
    Татарстан халыкларының I Республика милләтара яшьләр Форумы узды. Анда Тукай исемендәге техникумның III курс студентлары Назгөл Хәбибуллина һәм Энҗе Гайфуллина, читтән торып укучы I курс студенты Камил Шакиров та катнашты. 16-18 ноябрь көннәрне Татарстанның 150ләп яшь егет һәм кызы Татарстан Республикасының Дәүләт Советында җыелдылар. Форумга килүчеләр теркәлгәч, Муса Җәлил һәйкәленә...
Реклама