Әтнә таңы

20 март 2014 яңалыклары

  • 20 март 2014 - 16:01
    Игътибар - бәйге
    "Берсе ай, берсе кояш" Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Чиратта­гы бәй­гене игълан итә­без. Бәй­генең исемен җыр­лар­да җырланган­ча "Бер­­­­се ай, берсе кояш" дип исемләргә булдык. Авы­­л­­ларыгыздагы, мәк­­­тәп­­ләрдәге иге­зәк­лә­ре­­гезне барлагыз да, кыс­­кача мәгълүмат һәм фо­­толары белән без­гә, редакциягә юллагыз. Шу­­лай ук "Әтнә таңы" га­зе­тасының контактына да җи­­бәрергә мөмкин. Баш­ладык.
    161
    0
    0
  • 20 март 2014 - 11:20
    Казаннар көчлерәк...
    Спорт мәктәбе тренерлары әледән-әле төрле бәйгеләр, очрашулар уздырыпбалаларны куандыралар. Мини-футбол буенча тренер Таһир Вәлиуллин 2003 елгы ир-малайларны Казанга алып барды. Биредә шәһәр чемпионнары - "Савиново" футболчылары белән иптәшләрчә уен узды. Казанныкылар берсүзсез көчлерәк булып чыксалар да, безнекеләргә дә керткән һәм кертә алмый калган голлар хакында сөйләп, күргән кайбер футбол элементларын...
    187
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:51
    Әтнәләр җиңү белән кайттылар
    Казанның 170нче мәктәбендә Фатих Әмирхан исемендәге VI республика фәнни-практик конференциясеннән безнең укучылар кабат җиңү белән кайттылар. Өч укучыбыз катнашты һәм һәрберсе министрлык дипломына лаек булды. Күәм урта мәктәбеннән VII сыйныф укучысы Энже Садриева I урын яулады, укытучысы Равил Садриев. Күлле Киме урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы Илнар Нигъмәтҗанов һәм Комыргуҗа...
    161
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:49
    Бөтенроссия акциясе старт алды
    Республикада "Сообщи, где торгуют смертью!" исемле Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе старт алды. Ике атна дәвамында Татарстан халкының телефон шалтыратуларын наркополиция хезмәткәрләре генә түгел, министрлык һәм ведомство белгечләре дә кабул итәчәк. Акция кысаларында гражданнар наркоҗинаять, наркотиклар кулланучылар турында хәбәр итә алалар.(843)273-43-45 "ышаныч телефоны" аша республика халкы бушлай һәм аноним рәвештә сәламәтлек...
    186
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:27
    Экстремизмга каршы бердәм булып
    Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында район прокуроры Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Габделнур улы Баязитов белән берлектә укучылар белән очрашты. Экстремизм, терроризм... Электән үк безнең өчен ят булган бу сүзләр көннән- көн тормышыбызга үтеп кереп бара. Сирия, Египет кебек көнчыгыш илләрдә экстремизм учаклары әледән-әле...
    198
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:18
    Коррупциягә юк дибез
    Районда коррупциягә каршы көрәш ысулларын һәркайда, ә аеруча уку йортларында очратырга була. Әйтик, Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының директор урынбасары Резеда Гарипова бу өлкәдәге эшчәнлекләре белән таныштырды. Төрле төбәктән килеп укучылар бар. Алар коррупция турында яхшы белергә тиешләр, - дип саный. Бу уңайдан биредә коррупциягә каршы чаралар махсус график...
    262
    0
    0
Реклама