9 июнь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә бәйрәмгә корбан чалдылар
Түбән Көек авылын җирлегендә бәйрәм алдыннан ятим карт-корыны сөендерделәр. "Уңыш" хуҗалыгы рәисе Габделәнәс Гыйлемхан улы Хәкимов махсус корбан чалып, ялгыз яшәүче әби-бабайларга таратты. "Әлеге игелекле эше үзенә меңе белән кайтсын", - дип куанышты өлкәннәр.
-
Әтнәгә алма көясе һөҗүм итә
Куркыныч корткычлар! Июнь аеның эссе көннәре башлану белән табигатьтә моңарчы тынычлыкта яткан корткычлар уяна. Шундыйларның берсе булып алма көясе тора. Канатлары җәелгән килеш 16-20 мм. булган әлеге ак күбәләкнең алгы канатлары кара төрткеле көмешсу аксыл, ә арткы канатлары көлсу-көрән. Алма бөреләре ачылгач ояларыннан чыккан һәм яшь яфракларны кимереп кергән күбәләк...
-
Әтнәдә су бирү туктатыла
Су бирү туктатыла Олы Әтнә авылының Ферма башнясыннан су алучылар игътибарына бу хәбәр. 15 июньнән башнядан су бирү туктатыла. Хәтерләсәгез апрель аенда бер тапкыр өзелгән иде бу су, "Хәзерлексез, белми калдык" дип шалтыратучылар булды. Кеше хәленә кереп суны кабат бирә башладылар. Бу юлы андый хәл булмаячак, чөнки Әтнәнең Ферма ягы...
-
“Әтнә таңы“ - бүген Казанга Дмитрий Медведев киләчәк
Премьер-министр Казанда Россиянең инновацион үсешенә багышланган киңәшмәдә катнашачак. Ул шулай ук Иннополис шәһәрен ачуга багышланган тантаналы чараларда да катнашыр дип көтелә.
-
Әтнәләр бәйрәм алдыннан өмәгә чыкты
Өмәгә өлкәннәр дә чыкты Сабантуй бәйрәме алдыннан Олы Мәңгәр халкы бердәм рәвештә зират өмәсенә чыкты. Әлеге өмәдә барысы 63 кеше катнашып, шуларның 18е бензочалгылар белән иде. Өмәчеләр зиратның эчендәге һәм тышындагы, барысы 10 гектарга якын җирдә үлән чапканнар. Шуның алдыннан гына авыл халкы җыелып зират әйләнәсендәге рәшәткәләрне буяп чыккан иде....
-
Әтнә укучысы 95 балл җыйган
Түбән балл алучылар юк Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Имтихан нәтиҗәләре буенча, район укучылары арасында тиешледән түбән балл алучылар юк. Бу хакта район мәгариф бүлегеннән хәбәр иттеләр. Иң зур - 95 баллны Олы Әтнә мәктәбеннән Камилә Абдуллина җыйган. Укытучысы - Гарипова Лилия Рәфкать кызы