17 июнь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә терроризмга каршы комиссия утырышы булып узды
Утырышта Әтнә районы буенча кураторлар Рамиль Ренат улы Хайруллин, Ләззәт Хәйдаров,Эчке эшләр бүлеге, паспорт бүлеге җитәкчеләре, район мөхтәсибе, авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов алып барды. Әлеге чара турында газета битләреннән укып белә аласыз.
-
Әтнәнең Ары сабантуе
Телдән төшмәгән Ары Сабантуе Елның-елында кичке Сабантуй карарга мари чигендәге Арыга агыла халык. Быел бишенче тапкыр җыйдылар бу мәйданга халыкны. "Агыйдел" җыр-бию ансамбле киләсе алдан билгеле булды, чакыру билетын да мулдан өләштеләр, белдерүләр дә җитәрлек эленде. "Зурлап тотындык, нәрсә чыгар инде", дип курыктылар оештыручылар. Үзебез дә хәбәрчеләребез өчен азрак куркыбрак...
-
Әтнә егетен яшен сугып үтергән
Әтнәнең Ташчишмә авылында туып үскән 1987 елгы ир-атны яшен суккан.Бу хәл Арча районы Кышкар басуында була. Кызганычка каршы, хастаханә юлында ике бала атасы вафат булган. Көчле давыл бүген дә кабатланырга мөмкин дип хәбәр итә синоптиклар.Зинһар, яшеннән сак булыгыз!
-
Әтнәдә - “Әбуначе көне“
2015 елның икенче яртыеллыгына газета журналларга язылу дәвам итә. Шушы уңайдан Олы Әтнә почта бүлекчәсендә 18 июнь көнне "Әбуначе көне" уза. Килегез, язылыгыз!!! Без сезгә һәрвакыт шат!!!
-
Әтнә дәүләт драма театрында яңа җитәкче
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына яңа директор билгеләнде. Ул - Ленур Зәйнуллин, югары белемле, Олы Әтнә авылы егете. Өйләнгән, ике баласы бар.
-
Әтнәдә изге Рамазан ае башлана
Дин һәм без Изге Рамазан - Аллаһ бүләге Ислам динендә һәрбер балигь һәм акыллы кешегә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең берсе - ураза. Ул быел 18 июнь көнне башлана. Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьлану, күңелләрне сафландыру, аны күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлуллаһ г.һ.с. болай дип...