6 июль 2015 яңалыклары
-
Әтнә авылларында элемтә торгызылды
Күптән түгел генә узган яшенле яңгыр элемтәгә дә зыян салырга өлгерде. Әйтик, Каенсарда, Өшкәтәдә элемтә коробкаларын яшен сукты, Әтнәдә, шулай ук Күңгәрдә элемтә аппаратларына зыян салырга өлгерде. Элемтә хезмәтенең ремонт бригадасы егетләренә рәхмәт - ремонт эшләрен озакка сузмадылар. Бүгенге көндә элемтә барысында да торгызылды. "Егетләр, мөмкинлектән чыгып, тиз тоттылар", -...
-
“Әтнәнең Фәйзие”н генерал-майор котлады
Бөтен республика белән Фәйзи ага Галиевның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттек, әле һаман котлаулар дәвам итә. Шимбә көнне, Фәйзи аганың 50 еллык хезмәтен, үзенә генә хас булган эш алымнарын, авыр елларда ничек эшләүләрен мәңгеләштерү өчен ил башлыгы Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча дәүләт архивы хезмәткәрләре видеоязмага төшерделәр. "Земля и землица" газетасы...
-
Әтнәлеләр - Мамадышта
Мамадышта узган "Авыл яшләре көннәре"нең соңгы нәтиҗәләре турында соңрак хәбәр итәрбез. Беренчел мәгълүматларга караганда, Иске Җогып авылыннан Сабирҗановлар гаиләсен призлы - 3 урын алулары белән котларга була. Шахматчыларыбыз чыгышы да мактауга лаек, алар 4 урын яуладылар. Районның спорт, яшьләр эше һәм туризм комитеты җитәкчесе Камил Сираҗиев та 42 район спортчылары...
-
“Әтнә таңы” - Сак булыгыз, талпан
Талпан (урман бете) белән зарарланучыларның саны алдагы ел белән чагыштырганда 7 процентка арткан, дип хәбәр итәләр интернет челтәрендә. Җәй башланганнан бирле талпан 2,5 мең татарстанлыга зыян салырга өлгергән. Тагын бер исегезгә төшерәбез: талпан куркыныч энцефалит һәм боррелиоз инфекция авырулары чыганагы. Кызганычка каршы, талпаннан балалар еш зыян күрәләр. Әйтик, больницаларга мөрәҗәгать...
-
Рөстәм Миңнеханов – Татарстан Президенты вазифасына кандидат!
Казанда "Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлегенең 23нче конференциясе үз эшен дәвам итә. "Бердәм Россия" партиясе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп игълан итте. Конференциядә партиянең республика активы, Дәүләт Думасы депутатлары, район башлыклары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, "Өбердәм Россия" тарафдарлары катнаша. Исегезгә төшерәбез, 27 июнь көнне узган Президент праймеризында Рөстәм Миңнеханов...
-
Татарстанның 27 районында гадәттән тыш хәл игълан ителде - “Әтнә таңы”
Татарстанның 27 районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сәбәбе - корылык. Әтнә халкына бу хакта ишетү сәеррәк тоелыр. Шөкер, әлегә кадәр яңгырдан өзелеп торган юк. Июнь ае шактый явым-төшемле булды, июль аеның башы да шулай ук дәвам итә. Күршеләргә күз салыйк. Республика хөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...