Әтнәләр зират җыештыра
Буген, 16 сентябрьдә дә, район үзәгендәге оешмаларда эшләүчеләр Олы Әтнә авылында урнашкан зиратларны җыештыралар. Ике зиратта да берүк вакытта эш бара. Мәңгелек йорттагы ауган агачлар киселә, ботаклардан, чүп-чарлардан арындырыла.
Көннәр аяз, кояшлы торганда менә шулай бердәм булып, авылдашлар белән берлектә, зиратларны, авыл урамнарын, капка төпләрен дә җыештырып калырга кирәк. Һәр...