Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәле намаз турында

Сөекле Пәйгамбәребез бер хәдис-шәрифендә: "намаз - диннең терәге", - ди. Димәк, терәксез бина булмаган кебек, намазсыз Ислам, мөселманлык бинасы да була алмый. Намаз - гыйбадәтнең иң олысы. Кешенең яратылу сәбәбе, яратылыш максаты да гыйбадәт өчен. Аллаһу Тәгалә Коръәни-Кәримдә: "Мин кешеләрне дә, җеннәрне дә миңа гыйбадәт итсеннәр дип яралттым", - ди...

Сөекле Пәйгамбәребез бер хәдис-шәрифендә: "намаз - диннең терәге", - ди. Димәк, терәксез бина булмаган кебек, намазсыз Ислам, мөселманлык бинасы да була алмый.

Намаз - гыйбадәтнең иң олысы. Кешенең яратылу сәбәбе, яратылыш максаты да гыйбадәт өчен. Аллаһу Тәгалә Коръәни-Кәримдә: "Мин кешеләрне дә, җеннәрне дә миңа гыйбадәт итсеннәр дип яралттым", - ди (51:56). Намаз иманнан соң гыйбадәтләрнең башы һәм иң изгесе. Намазның фазыйлатләре санап бетергесез. Җан сәламәтлеге намаз укуга бәйле. Аны күңел биреп укыган кеше кальбендә рәхәтлек, тынычлык, сөенеч тоя. Күп намаз укыган кешеләрнең тәннәре сызламас, буын, тамыр сызлау кебек авырулар булмас. Намаздагыларның тәне чиста һәм сихәтле булыр.

Сөекле Пәйгамбәребез икенче бер хәдисендә: "Гамәлләрегезнең иң фазыйләтлесе, эшләрегезнең иң хәерлесе - намаз уку", - диде. Димәк, кешенең бу дөньяда эшләргә тиешле иң хәерле эше, иман китергәннән соң, намаз кылу.

Коръәндә иң беренче булып иңгән сүрә - "Галәк" (96) сүрәсе. Аның 9 һәм 10 аятьләрендә: "Әйә күрдеңме, берәүнең намаз укучыны намаздан тыюы тиешме, яхшы эшме? Ул - Аллаһ колы - Мүхәммәд г. Үзенең иң зхур бурычын үтәү өчен намаз укыганда", - дип язылган (Әбү Җәһел бервакытны, сәҗдә кылганда, Мүхәммәдне (с.г.в.) үтермәкче була. Ике арада уттан дивар килеп чыгу сәбәпле, куркып кире китә). Сүрәнең 19нчы аятендә: "Юк, кирәкмәс, намаздан тыю бик яман, кабәхәт эштер, аңа итагать итмә, сүзенә колак салма, сәҗдә кыл, намаз укы һәм Аллаһуга якын булуны кәсеп ит!" - диелә. Беренче иңгән бу сүрәдә үк Аллаһ намаз укырга әмер бирә. Чөнки намаздан башка иман да, дин дә юк...

(Мәкалә тулысынча итеп газетада бирелә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев