Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә терлек сую цехы эшли башлады

Сатыла торган терлек ите махсус эшләнгән цехта гына суелырга тиеш дигән мәгълүматны һәркайсыгыз ишеткәндер, чөнки берара бу яңалыкны кабул итә алмый тилмердек. Бәхәсләштек, төрле фикерләр ишетелде. Өстәмә мәшәкать кебек күренде. Шуннан соң бу хакта сүз кузгатылмады, ни булыр дип көттек. - Районыбызда терлек сую өчен махсус урын юк иде ул...

Сатыла торган терлек ите махсус эшләнгән цехта гына суелырга тиеш дигән мәгълүматны һәркайсыгыз ишеткәндер, чөнки берара бу яңалыкны кабул итә алмый тилмердек. Бәхәсләштек, төрле фикерләр ишетелде. Өстәмә мәшәкать кебек күренде. Шуннан соң бу хакта сүз кузгатылмады, ни булыр дип көттек.

- Районыбызда терлек сую өчен махсус урын юк иде ул вакытта, күптән түгел Күлле Киме авылының ферма территориясендә барлык таләпләргә туры китереп терлек сую цехы эшләнде, бу әлегә бердәнбер урын. Шәхси хуҗалыкта асраган терлегегезнең итен сатарга уйласагыз, менә шушы цехта суярга туры киләчәк. Сатарга баргач, сорала торган махсус кләймәне дә шушы цехта гына бирәчәкләр. Шунысын да искәртик, терлегегезне башка районда урнашкан терлек сую цехларына да алып бара аласыз, сайлау хокукыгыз бар, ә Әтнәдә әлегә бер генә цех эшли. Терлек итен сатмасагыз, үзегезгә дип асраган булсагыз, бу очракта үзегезнең шәхси хуҗалыгыгызда суясыз. Терлек сую цехына бару кирәкми,- дип аңлаталар район ветеринария берләшмәсе белгечләре.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев