28 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, чүп-чарыгыздан 1 мартка кадәр котылыгыз
Кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренең эшчәнлекләре барышында барлыкка килгән калдыклар күләме, әлеге калдыкларны ничек зарарсызландырулары, кабаттан кулланулары, кая урнаштырулары турында быелның 1 мартына кадәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының территориаль органнарына хисап-мәгълүмат тапшырырга тиешләр. «Татмедиа» республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый...
-
Әтнәләр, ютәл вакытында инжирдан ясалган сироп эчегез
Халык табиблары ютәл вакытында инжирдан ясалган сироп кулланырга киңәш итә: сигез данә инжирны ваклап турап, өстенә 250 грамм су агызырга һәм 20 минут пешерергә кирәк. Соңыннан җимешләрне алып, сиропка бераз гына су өстәп, шикәр, бер чәй кашыгы төелгән имбир һәм ярты лимон согы салып болгатабыз. Сиропны банкага агызып, һәр көнне...
-
Әтнәләр, ишеттегезме? Хәрби реформа: бер ел урынына ике
Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр хәзер тиешле хезмәтне контракт буенча хезмәт итүгә алыштыра ала. Бу очракта инде егетләр бер ел урынана ике елга килешү төзиләр. Әлеге яңалык 2008 елдан бирле алып барылган хәрби реформа нәтиҗәсе. Моңарчы контракт буенча килешү төзү өчен егетләр армиядә ярты ел хезмәт итергә тиеш булганнар. Хәзер исә...
-
Әтнәләр ник кырыла...- республика газетасы безнең хакта
Ниһаять, 2015 елның тулы статистикасы дөнья күрде. Без күбрәк ит-сөт күрсәткечләренә, уртача хезмәт хакына игътибар итәргә күнеккәнбез, ә менә барыбыз өчен дә мөһим булган сәламәтлек мәсьәләсен еш кына онытабыз. Югыйсә халыкның сәламәт яшәве ул уртача хезмәт хакына караганда күпкә мөһимрәк. Авыл кешесе үзе турында иң соңгы чиратта уйлый шул ул...
-
Әтнәләр ишеттегезме, машинасын газ ягулыгына күчергән кешеләр акчасын кайтара алачак
Татарстанда 1 марттан машинасын газ ягулыгына күчергән кешеләр әлеге хезмәт өчен түләүнең 30 процентын кире кайтара алачак. Татарстан хакимияте быел машинасын газ ягулыгына күчергән юридик, физик затларга, оешмаларга әлеге хезмәтне компенсацияләү турында тәкъдим кабул итте. Татарстан министрлар кабинеты карары белән 1 марттан машинаны газ ягулыгына күчерү өлкәсендә субсидия бирелә башлаячак....
-
«Әтнәдә башка булмасын иде»
Районда кабат янгын, бу юлы Олы Әтнәдәге хуҗалыкның сарае янды. Бу хакта янгын күзәтчелеге инспекторы Илшат Мәхмүтов белән сөйләштек. - Янгын ни сәбәпле чыккан? - Сәбәпчесе - электр булырга тиеш. Чөнки янгын тавыклар торган абзардан башланган, утны яндыру-сүндерү ноктасы да шунда урнашкан. Утны өйдә үк яндырып чыгу отышлырак. Югыйсә сарайга...
-
Әтнә районының барлык авыл җирлекләрендә - референдумнар
Бүген 28 февраль көнне Әтнә районының барлык авыл җирлекләрендә дә референдумнар уза. Халык узара салым мәсьәләсен бергәләп хәл итәәчк. Олы Әтнә авыл җирлегенең 997 номерлы участогына да сәгать 11.00дә 430 артык кеше үз фикерен берлдереп өлгерде инде. Участоклар иртәнге сәгать 7.00дән 20.00гә кадәр эшлиячәкләр.
-
Әҗәтлеләр бурычларын кайтаралар - "Әтнә таңы"
Әҗәтлеләрне транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәләр дип язган идек. Һәм менә беренче нәтиҗәләр дә билгеле. Алар белән хакимияттәгеләр таныштырды. Моннан куркып россиялеләр 125 миллион сум бурычларын кайтарганнар. Әлеге җәза төре 15 гыйнвардан башлап кулланыла. Бер ай эчендә транспорт белән идарә итүне вакытлыча туктатып тору турында 28 мең карар...
-
Парковкалар мәсьәләсе уңай хәл итүне сорый - "Әтнә таңы"
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Пушкин урамында булган янгыннан соң, парковкалар мәсьәләсен уңай хәл итәргә чакырды. - Парковкалар буенча сораулар бар, тротуар, яшел зоналарга машиналар кую мәсьәләсен уңай хәл итәргә кирәк. ЧП аркасында үтәргә кирәк булганда - юл юк! - диде.
-
Экспорт артты - "Әтнә таңы"
Россия кара икра экспортын кинәк арттырды. 2015 елны ул алдагысына караганда 3 тапкырга арткан. Хәзер ул 4,71 тоннага җиткән. Шул ук вакытта импорт кимегән. 2014 елны 8,67 тонна булса, узган елның гыйнвар-ноябрендә 3,5 тоннага калган. РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы моны осетр төрендәге балыкларны аквакультура җитештерү һәм базар конъюнктурасының уңайлануы белән...