17 яшендә Муса Җәлилнең дәфтәрләрен тотып караган Галия апа Шәрәфиева вафат
Иске Җогыпта яшәүче Галия апа Шәрәфиева белән еш сөйләшә идек. Аның белән аралашуы шулкадәр рәхәт, ара-тирә ул белгәннәрне белмәвемә уңайсыз да булып китә иде. Менә бүген дә аның турында элек язган язмамны укып чыктым, сез дә укып карагыз әле. Авыр туфрагы җиңел булсын.