Күәмдә - янгын
Хәвеф-хәтәр

Күәмдә - янгын

Әлеге минутларда Күәм авылында янгын сүндерәләр.

-  Бер янгын машинасы кайтты, икенчесе әле шунда, төгәлен бик әйтә дә алмыйбыз, утын сарае яна, диделәр  - дип җавап бирделәр Әтнә янгын сүндерү бүлегендә.

- Ферма тирәсендә урнашкан, Тукай урамындагы өченче йортның утын сарае янды. Инде янгын сүндерүчеләр сүндереп киләләр, йортлары исән-сау,- диделәр Күәм авыл җирлегендә эшләүче белгечләр.

Алла сакласын, хәвеф-хәтәр адым саен, сакланып, карап йөри күрегез.


Нет комментариев