21 июль 2020 яңалыклары
-
20 гектар җирдә карлыган үстерә
20 гектар җирдә карлыган үстергән кеше күргәнегез булмаса, фермер Тимурның хуҗалыгын күреп кайтыгыз.
-
Корбан Гаете турында белешмә
Зөлкагъдә аеның 19-нчы көнендә (10-нчы июльдә), Нәзарәттә шәригать белгечләре һәм казыйлар катнашында Татарстан Республикасында Корбан бәйрәмен үткәрүне оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Әлеге чара Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков һәм шәригать бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәрләре катнашында үтте.
-
Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Безгә нәрсә кирәген, кайсы хәерле буласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә»
Балтач районының баш мөхтәсибе, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазьләрен күпләр яратып тыңлый һәм укый. Аның ягымлы тавышы, җиңеллек белән динне аңлатуы, тормыш-көнкүрештәге рухи-әхлакый мәсьәләләр турында сөйләве күңелне әсир итә.
-
Бәрәзәнең гүзәл бакчасы - таныш булыгыз
"Тәскирә апа Гайнуллинаның бакчасындагы матурлыкны күреп, сокланыгыз", - дип хәбәр итә Бәрәзә авыл мәдәният йорты.
-
Арыны аккош үз иткән
Ары авылы мәдәният йорты үз сайтына авыл уртасындагы матур күлдә гүзәл аккош йөзеп йөрүен куйган.
-
Миңнехановны Президент вазифасына тәкъдим итүне дүрт йөздән артык депутат хуплады
Республика җитәкчесе вазифасына теркәлгән кандидатларның тулы исемлеге 2020 елның 7 августына билгеле булачак.