Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

20 гектар җирдә карлыган үстерә

20 гектар җирдә карлыган үстергән кеше күргәнегез булмаса, фермер Тимурның хуҗалыгын күреп кайтыгыз.

Биектау районының Ямаширмә авылы кырында кара бөрлегән, кура җиләге һәм карлыган үсә. Берничә төрле бизнесы булган Тимур Усманов үстерә аларны. Бу шөгыль фәкать күңел өчен, ди үзе.
Тимур Казанда туып үскән. Дәү әнисе белән дәү әтисе янына кунакка Ямаширмәгә кайтып йөргән. Фермер булып теркәлеп, авыл кырында җиләк-җимеш куаклары утырту бәлки аның туган җир, туган туфрак тартуыдыр, туган якны җирсү хиседер.  

Утыз гектар җирнең егерме гектарын өч төрле сортта кара карлыган, Сербиядән кайтарылган Чачанска Бестрна сортлы кара бөрлегән, август башыннан беренче кырауларга кадәр мул уңыш бирә торган ун төрле кура җиләге алып тора. Киләсе елга аның санын тагын да арттырырга ниятлиләр. Әлегә ял итеп торган ун гектар җирдә дә карлыганнар үстерә башлаячаклар. Үсентеләрне дә үзләре әзерләү планы бар. Үзләреннән артканны сата башлаячаклар.
– Нык, көчле үсентеләрне бездә табу кыен. Карлыган үсентеләрен үзебез дә Белорусиядән алып кайткан идек, – ди Тимур.

Карлыган-җиләкне авыл халкы да, күрше районнардан да, хәтта Казаннан да килеп җыялар. Бер килограмм җыелган карлыганга 40 сум түлиләр. Көненә уртача 1-2 мең сум акча эшләгәннәр.
– Узган ел җитезрәкләр, 100 килограмм җыеп, 4әр мең сум акча эшли иде. Көненә илледән артык кеше килеп эшләгәне булды, – дип сүзгә кушыла хуҗалыкның агрономы Раил Шакиров.

Карлыганны җыярга махсус комбайн да алып кайтып куйганнар. Быел шуның белән җыярга уйлап торсалар да, акча эшләргә кызыгып килүчеләр булгач, аларга каршы килмәгәннәр. Комбайнны кырга соңрак кертергә уйлыйлар.  

Карлыганны килограммын 150 сумга саталар, үзең килеп җыеп алсаң, 100 сумга төшә.
Авыл халкыннан каен һәм җир җиләге, мәтрүшкә, иван-чәй кебек файдалы чәй үләннәрне дә сатып алалар икән. Карлыган, җиләкләр, үләннәрне киптереп, биш төрле чәй ясыйлар. Карлыганнан кайнатма да әзерлиләр. Морс, компотлар да ябалар.
– Эшкәртеп сату күпкә отышлырак. Раил дә үзенең туган районы Алексеевскида карлыганнар утыртырга ниятли. Аның белән кооперативка берләшеп, зуррак сәүдә челтәрләренә чыгарга уйлап торабыз, чөнки анда керү өчен җитештерү күләме зур булырга тиеш. Аннары кооператив чыгымнарны киметеп, күләмне арттырырга да булыша, – ди Тимур.

Җиләк-җимеш куакларын сугару өчен дәүләттән ярдәм алганнар. Серкәләндерү өчен хуҗалыкта ун баш умарта оясы да тора.   
Раил Шакиров, карлыган уңышы күп булуның төп сере – су сибүдә, ди. Гадәттә, без суны кыяр-помидор, кишер-суганнарга гына сибәбез, җиләк-җимеш куаклары аны кирәксенмибез.
– Көз көне аларга никадәр көч кертәсең, җәйгә шуның кадәр уңыш аласың. Алар да дымга мохтаҗ. Уңышны җыйгач, ике атна ял бирегез. Аннары су сибегез, һичюгы атнага бер тапкыр бер куакка ун литр сибәргәк кирәк, – ди ул.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/20-gektar-ird-karlygan-ster

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев