26 март 2017 яңалыклары
-
Татарстанда исерек хатын ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшерына пычак белән ташланган
Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә биш айлык балага ярдәм итү өчен чакырылган ашыгыч ярдәм хезмәткәрен сабыйның туганнары пычак белән яралаган, дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмат агентлыгы Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама биреп. Яр Чаллыда ашыгыч ярдәм хезмәтенә яшь баланың хәле начараюы турында хәбәр килеп ирешә. Чакыру буенча килгән ашыгыч...
-
Дусым юлында авария
Шөкер, безнең Дусым юлында түгел бу авария. Азнакай районындагы һәлакәттә бер кеше зыян күрә. Кара-каршы килгән ике автомобиль маңгайга-маңгай бәрелешкәннәр.
-
Комыргуҗа укытучысын котлыйбыз!
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Шәмсетдинова Бөтенроссия конкурсында катнашып, мастер-класс уздырды, дип хәбәр итәләр Комыргуҗа мәктәбе сайтында.
-
Әтнәле, ковер чистарткыч чараны арзанга үзең ясый аласың
Тиздән бәрәңге чыгарабыз, аннан өй юабыз... шул исәптән коверларны да чистартабыз. Ә ковер чистарту чарасы сизелерлек кыйбат тора. Шуңа күрә аны үзең ясау отышлырак.
-
Вәкаләтле вәкил мантудан баш тартырга кирәк дип саный
Хәзерге вакытта балаларны туберкулезга тикшергәндә ата-аналарга альтернатива тәкъдим итү мөмкинлеген карыйлар, аерым алганда, Манту реакциясе буенча.
-
Истә калдырыгыз
Кан анализын кулга алгач, табиб янына йөгерәбез. "Менә булды, әйдә, мине кара инде", имеш. Кызганычка каршы, бу кәгазь кисәгенең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңламыйбыз. Шулай да кайберәүләр аны укып, бу нормамы дип сорыйлар үзе. Менә бу таблицадан карап, норманың нинди булуын истә калдырыгыз. Бик мөһим мәгълүматлар бу.
-
Һәр авылда бар ул андыйлар...
И ярата кайбер кешеләр, Башкаларга көлеп карарга. Әйтерсең лә, бер дә гөнаһ кылмый Яшәгәннәр алар дөньяда. Ире эчкән хатыннардан көлә, Көлә берәү ярлы яшәсә, Хәерчеләр, диеп мыскыл итә, Үзе бик бай яши, янәсе.. Җиде буыныңны тикшерә ул, Юк бер оят, яттыр Аллаһ та, Күңелдәге шул явызлык белән Ничек яши икән...
-
Укытучылар элекке укучылары шигырьләрен укыганнар
Бездә Бөтендөнья шигърият көне зурлап билгеләнде, дип хәбәр итәләр Түбән Көек мәктәбеннән.
-
ИлСаф "Татарстанның халык артисты" исеменә лаек булды!
"Кайталар кыз казлары", "Тәрәзәләр - әни күзләре", "Әбиләр чуагы" һәм башка җырлары белән халык мәхәббәтен яулаган җырчы ИлСаф "Татарстанның халык артисты" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әлеге истәлекле вакыйга белән котлап ИлСафның үзенә шалтыраттык. - Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның "Татарстанның халык артисты" исемен бирү турындагы Указга кул куюын хәбәр иткәндә, Югары...
-
Роза Сябитованың кызын ире ташлаган
Күптән түгел Беренче каналдан «Роза Сябитова. Сваха на выданье» исемле документаль фильмны күрсәттеләр. Ул «Давай поженимся» шоуының алып баручысы Роза Сябитованың тормыш юлына багышланган иде. Ул анда авыр бала чагы, карьерасы һәм кызы Ксениянең уңышсыз гаилә тормышы турында сөйләгән, дип яза starhit.ru. Ике ел элек Сябитова кызын кияүгә биргән иде....