Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Ирләр һәм хатыннар намазы нәрсә белән аерыла?

Хатын-кызларның намазы ирләрнекеннән 8 җирдә аерыла. Бүген шуларны карарбыз.

1️⃣ Ирләр намазга керешкәндә тәкбир әйтеп кулларын колак йомшакларына, ә хатын-кызлар иңбашлары турысына кадәр генә күтәрәләр.

2️⃣ Намазга керешер өчен, кул күтәргәндә ирләрнең куллары ачык була, ә хатыннарныкы җиңнәре эчендә каплаулы була.

3️⃣ Ирләр - кыямда кулларын баглап кендекләре астына, ә хатыннар күкрәкләре өстенә куялар.

4️⃣ Рөкүгъта ирләр тезләрен бөкмиләр, ә хатыннар бөгебрәк торалар.

5️⃣ Рөкүгъта иелеп тезләргә таянып торганда ирләрнең кул бармаклары арасы ачык була, ә хатыннарныкы ябык була (ягъни бармакларны җәймиләр)

6️⃣ Сәҗдә вакытында ирләр корсакларын, ботларын һәм беләкләрен намазлыкка яки кабыргаларына тидермиләр. Ә хатыннар кысыбрак сәҗдә кылалар.

7️⃣ Кагъдә вакытында ирләр уң аякларын бастырып бармакларын кыблага таба каратып куялар, ә сул аякларын яткырып аның өстенә утырталар. Хатыннар ике аякларын да уң якка чыгарып аяк башларын кыйблага таба каратып, сул як очлары белән җиргә утыралар.

8️⃣ Ирләр фарыз намазларын азан, камәт әйтеп, имам һәм җәмәгать белән укыйлар. Хатыннар өчен азан һәм камәт тиеш түгел, чөнки хатыннарның имам булып намазны җәмәгать белән укытулары - мәкруһ.

Язма «Хозур» НЙ нәшер иткән «Гыйбадәте исламия» китабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев