Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Кабер ташына сурәт куярга ярыймы?

Мөхәммәд пәйгамбәребез: «Зиратларга барыгыз, гыйбрәтләнегез. Ул – үлемне искә ала торган урын», – дип әйтеп калдырган. Ә менә вафат булганнарның кабер ташына сурәтен урнаштыру дөрес гамәлме, монысына ачыклык кертү артык булмас.

Мөхәммәд пәйгамбәребез: «Зиратларга барыгыз, гыйбрәтләнегез. Ул – үлемне искә ала торган урын», – дип әйтеп калдырган. Ә менә вафат булганнарның кабер ташына сурәтен урнаштыру дөрес гамәлме, монысына ачыклык кертү артык булмас.
Таш куюның төп мәгънәсе – кабердә кем ятканны белдерү. Каберлеккә барып, ташны күреп, дога кыласың. Билгеле, артык кыйммәтле, зур ташлар куярга кирәкми. Ә менә фотосурәт кую дөрес түгел, ди дин әһелләре. Ни өчен дигәндә, төрле кеше бар. Яшь кеше үлеп киткән икән, әти-әнисе, якыннары, гадәттә, аның янына еш килә. Фотога карап, мәрхүм безне көтеп тора, озатып кала шикелле, дип сөйлүәчеләр дә бар. Шул рәвешле сурәт куелган кабер ташы якыннары өчен тора-бара бер сынга әверелергә мөмкин. Ә мондый сыннар ширеккә - гөнаһка китерә, дип яза vatantat.ru.
Шуңа күрә ташка гади генә итеп мәрхүмнең исемен, әтисенең исемен, фамилиясен, туган-үлгән көннәрен язарга кирәк. Мөселман икәнен белдерү өчен ярымай сурәтен кую яхшы гамәл дип исәпләнә.
Ташка Коръән аятьләре язарга мөмкинме дигән сорауга да җавап бар. Бу киңәш ителми. Берничә йөз ел узгач, аятьләр язылган ташларның адәм балаларының аяк астында ятуы бар. Алар тапталса, гөнаһы ташны урнаштырган кешегә дә, аңа аятьләр язганына да булачак.

Фото: religiyaislam.ru

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/Kaber-tashina-sur-t-kuyarga-yariymi-332181/

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев