Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Мөселманнар белә: финик файдалы

“Финик агачы” сүзтезмәсе Коръәндә башка җимешле агачларга караганда ешрак кулланыла - 20 тапкырдан артыграк.

Бу җимеш җәннәттә тәкъдим ителәчәк бер нигъмәт итеп сүрәтләнә. Шул сәбәпле, күпләр аны Ислам һәм мөселман төшенчәләре белән бәйләп карый. Чынлыкта да бу мөселманнар өчен генә файдалы җимешме? Финик җимеше турында сез моңарчы белмәгән хәбәрләрне бүген шушы язмада сөйләрбез.

Сез беләсезме?

Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре нәтиҗәсе буенча:

1. Олы кешегә организмында тиешле күләмдә витаминнар һәм микроэлементлар саклансын өчен көн саен 1 финик һәм 1 стакан сөт куллану кирәк. Билгеле инде, башка ризыктан да баш тартырга кирәкми. Сәламәт кешенең көндәлек куллану калорийсы уртача 2000-3000 Ккал икәнен онытмыйк.

2. Табиблар бала табар алдыннан авырлы хатыннарга составында фруктоза булган ризыклар кулланырга куша. Бу әни кеше организмында энергия, көч, сөт бизләренең эшли башлавы өчен файдалы. Ә финик - фруктоза чыганагы. Җимешнең тагын бер үзенчәлеге – ул аналык стенасын ныгытуга булыша. Бу кызыклы үзлек нәтиҗәсендә бала табу җиңелрәк һәм күпкә җайлырак башкарыла.

3. Имезү чорында ашалган финиклар әни кешенең сөтен файдалы матдәләр белән баета. Балаларның инфекцияләргә каршы тору көчен арттыра, сәламәтлеген ныгыта;

4. Йокысызлыктан, кәеф юклыктан, депрессиядән интегүчеләргә финик – менә дигән табыш.

Тулырак укырга: https://intertat.tatar/din/-b-kh-rm-s-yl-g-nn-rd-n-yaki-finik-agachy-imeshene-faydasy-n-rs-d-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев