Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Җомга намазын мәчетләрдә укыйбыз, җәмәгать!

ТР МДН Голамәләр шурасы эшче төркеме Татарстанда мәхәллә эшчәнлекләрен яңадан башлап җибәрү турында карар кабул итте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020-нче елның 19-нчы мартыннан 208-нче номерлы (үзгәрешләр белән 2020-нче елның 3 июненнән 465 номерлы) карарына белән бәйле рәвештә һәм ислам хокукының төп принципларына таянып, ТР МДН Голәмәләр шурасының эшче төркеме әгъзалары тарафыннан түбәндәге карарлар кабул ителде: 

1. 5-нче июньнән Татарстан Республикасында мәхәлләләрнең эшчәнлекләрен яңадан башлап җибәрергә, җәмәгать намазларын уздыруга кагылышлы чикләүләр, эпидемиягә каршы кагыйдәләрне үтәү шарты белән, гамәлдән чыгарыла; 

2.  Иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән олы булган дин кардәшләргә мәчет һәм җомга намазларына килүдән тыелып торырга һәм укылмый калган җомга намазы урынына өйлә намазын укырга тәкъдим ителә;

3. Мәчет һәм намаз бүлмәләренә бары тик сулыш органнарын саклау чараларыннан файдаланучыларны, перчатка кигән һәм шәхси намазлыгы булганнарны гына кертергә; 

4. Мәчетләрдә һәм гыйбадәт бүлмәләрендә җәмәгать намазларын бары тик социаль дистанцияне саклау шарты белән - кешеләр арасында 1,5 метр аралыкны булдыру һәм гыйбадәт бүлмәсендә 4 кв.метр мәйданны бер кеше өчен генә файдалану мөмкинлеген оештырырга (мәсәлән, дистанцияне билгеләү өчен дин кардәшләр кулларны як-якка сузып бер рәткә тезелеп, алларыннан һәм артларыннан бер буш рәт калдырып баса ала);  

5. Гыйбадәт бүлмәләре 400 кв.м.-дан күбрәк мәйданга ия булган мәчетләргә берьюлы 100-дән артык кеше кертмәскә, җомга намазы вакытында мәчеттә буш урын калмаган очракта, дин кардәшләргә мөмкинлектән чыгып намазны мәчет яны территориясендә башкарырга;

6. Күп халык катнашындагы мәҗлесләр, никах һәм исем кушу йолаларын үткәрү буенча чикләүләрне дәвам итәргә;

7. Диния Нәзарәтенең барлык мәчетләре, гыйбадәт бүләмәләре һәм оешмаларына кабул ителгән тәкъдимнәрне җиткерүне оештырырга.

Чыганак: http://dumrt.ru/news/news_24263.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев