Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?

Узган ел Рамазан аенда бирелгән бер сорауны тәкъдим итәргә телибез.

«Тәравих намазыннан арып кайтып, иртән сәхәргә йоклап калганбыз. Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?»

❗️ Бик арылган көннәрдә кеше сәхәр вакытында уяна алмыйча, иртәнге намаз кергәч кенә торырга мөмкин. Бу вакытта сәхәр ашарга ярамый.
❗️ Әмма ул кеше барыбер ниятләп, уразага керә.

Сәхәрсез ураза авыррак тотылачак, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәлм: «Сәхәр ашагыз, дөреслектә, сәхәрдә бәрәкәт бар», - дип әйткән.

Әмма Аллаһыдан җиңеллек сорап, бу көнне ураза тотарга тырышырга кирәк, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Кем Рамазан аеның бер көн уразасын калдырса, ул аны ел буе тотып та тутыра алмаячак», - дип әйтә.
Әмма бу хәдис казага калган уразаны тотмаска кирәк дигәнне аңлатмый.

Пәйгамбәребез шушы хәдисе белән Рамазан ае уразасының бик фазыйләтле икәнлегенә игътибар иткән.

Чыганак: https://www.instagram.com/atnya_mukhtasibat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев