Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Тарихны беләбезме?

Атна башында Олы Әтнә мәчетендә авыллардан килгән имамнар җыелышы узды.

Олы Әтнә мәчете имамы Әдһәм хәзрәт җитәкчелегендә узган җыелышта алда торган мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Ә аларның берсе – мәхәллә халкының гошер сәдакасы җыеп тапшыруын оештыру. Мәхәллә, бу очракта авыл халкы диик, гошер сәдакасы тапшыруга җитди карасын иде. Ачыклап узыйк – нәрсә ул гошер?
Гошер сәдакасы – зәкәтнең бер төре ул. Төгәл нисабы, ягъни, күләме билгеле булмаса да, елга бер мәртәбә көзен җыеп алган яшелчә уңышының уннан берен тәшкил итә. Аны  фәкыйрьләргә, мохтаҗларга бирү – фарыз, ягъни, тиешле гамәл.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән.
Еш кына, мин Казандагы яки башка шәһәрдәге туганнарга бирдем инде диюне ишетәбез. Тик бу – күчтәнәч кенә.
Мәчеттә каралган тагын бер мәсьәлә – авыллардагы мәчетләр тарихы белән бәйле. Хәтерлисездер әле, заманында зурлап, бөтен авыл халкы катнашында ачтык без мәчетләрне. Ә шуның тарихын хәтерлибезме? Бик кызык, тарихи истәлек бит ул. Газетаны укучылар арасында кайдадыр мәчет ачылышын яхшы белүчеләр бардыр. Авыллардагы имамнарга мөрәҗәгать итегез, бу мәсьәләдә ярдәм кулы сузыгыз, җәмәгать.
Һәр мәчет белән бәйле кызыклы фактлар бар. Кайчан төзелгән ул, кем ярдәм иткән, төзүчеләр кемнәр, имамнары кемнәр булган һ.б.
Җыелыш ахырында күңелле мизгел узды. Һәр мәчеткә изге Коръәннең татар телендәге Казан аңлатма басмалары бүләк ителде.

Безнең белешмә
Кече Әтнә халкы гошерне җыеп, Казандагы “Ислам дине кабул итүгә 1000 ел”лык мәдрәсәгә тапшырды. Бу эшне авыл имамы Әнәс Насретдинов оештырды. “Җыясы көнен алдан хәбәр иткәч, авыл халкы капка төбенә чыгарып куйды. Аларны машинага төяп, илтеп тапшырдык. Барысы 2 тонна бәрәңге, кызыл чөгендер, кабак, кишер ише яшелчәләр мәдрәсә шәкертләренә сәдака буларак китте. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс Җиһаншин Кече Әтнә халкына ихлас рәхмәтен белдерде”, – диде Әнәс хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев