Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Ураза Гаете: кайчан, кайда, ничек?

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәсибләр белән видеоконференция рәвешендә утырыш үткәрде.

 Төп мәсьәлә – Ураза гаете белән бәйле булды. “Республикадагы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, быел без Гает көнендә Казанның Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен туры эфирда күрсәтү белән чик­ләнергә мәҗбүр – Татарстанның башка мәчетләрендә Гает үт­кә­рел­мәячәк. Туры трансляция якшәмбе көнне сәгать 6.30да “ТНВ”  телеканалы, Нәзарәтнең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның Ютуб каналында башлана. Гает намазына кабат әйләнеп кайтсак, Хәнәфи мәзһәбе буенча Гает вәҗиб булып санала, аның шартлары бар: без җәмәгатьне җыя алмыйбыз, шуңа аны башкару мөмкин түгел”, – диде.
Ураза гаете якынлашу уңаеннан мөрәҗәгатендә мөфти: “Без барыбыз да Ураза бәйрәме көнендә Аллаһы йортында намазда очрашырга телибез. Шуның белән бергә, бу катлаулы вәзгыятьтә без иң элек кешене кайгыртучы Ислам кыйммәтләренә таянырга тиешбез. Шунысы билгеле: бәйрәм намазын үтәү – ваҗиб, ә гомерне саклап калу – фарыз  гамәл. Мәчетләр куркыныч авыруны тарату урыны булырга тиеш түгел. Кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куярга безнең хакыбыз юк, чөнки бу хакта Коръән-Кәримдә әйтелгән: “Үз кулларыгыз белән (үзегезне) һәлакәткә ташламагыз» («Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсе, 195-нче аять)”, диелгән дип билгеләде.
Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 22000 сум (көмеш буенча). Фитыр сәдакасы кү­ләме, арпа белән исәп­лә­сәк – 100 сум, йөзем белән – 600 сум.
Белешмә
Ураза тоткан кешенең йокысы – гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр.
Мөхәммәт Пәйгамбәр с.г.в.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев