Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Уразада нәрсә - ярый, нәрсә - ярамый...

Уразага кагылышлы сораулар һаман килеп тора. Аларга ТР ДУМ биргән җаваплар белән танышыгыз.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр сөннәт булып санала:

1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау; 2) ураза тотып, нәфесне гөнаһлы эшләрдән тыюны ният кылу; 3) кәсептән бушаган вакытларда дини китаплар уку; 4) кояш баегач, ахшам намазын укыганчы авыз ачу. 24 Вәгазьләр Ураза вакытында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу мәкруһ санала: 1) файдасыз сүзләр сөйләү; 2) әдәпсез сүзләр сөйләү; 3) мунчага кереп, озак утыру; 4) суга чумып коену; 5) ризык һәм сагыз чәйнәү; 6) берәр азыкка телне тидереп татып карау; 7) ирнең хатынын, хатынның ирен үбүе; 8) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту; 9) нинди дә булса бер гөнаһлы гамәл кылу; 10) авыруының артачагын белә торып ураза тоту.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге 6 төрле эшне башкару дөрес санала:

1) Балага ризык чәйнәп бирү (баланың ризыкны башкача кабул итү мөмкинлеге булмаганда); 2) күзгә сөрмә тарту; 3) тәһарәт вакытында мисвәк белән тешләрне пакьләү, әмма чистарткан вакытта бүленеп чыккан төкерекне һәм мисвәкнең кисәкләрен йотарга ярамый; 4) кан алдыру; 5) сөлек салдыру; 6) госел коену.

Түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:

1) борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту; 2) бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту; 3) якынлык кылу; 4) авыз тутырып косу.

Мәгълүматлар "Шура" журналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев