Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Зиратка баруның 5 кагыйдәсе

Зиратка баруның үз әдәпләре бар. Шулар белән танышып чыгыйк.

1️⃣ Зиратка барганчы, госел коену яки тәһарәт алу дөрес булыр.

2️⃣  Зиратка килгәч, түбәндәге сүзләрне әйтеп керергә кирәк:
اَلسَّلَامُ عَلَى أَهْلِ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُسْلِيمِينَ ، وَإِنَّا إِنْ شَاءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ ، أَسْأَلُ اللهَ لَنَا وَلَكُمُ الْعَافِيَةَ

«Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-муэминиинә вәл-мүслимиин. Вә иннәә иң шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун. Әс’әлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийәһ» .
«Сәлам сезгә, әй мөэмин-мөселманнар, кабер әһелләре! ИншәАллаһ, без дә сезгә кушылачакбыз. Аллаһы Тәгаләдән Үзебез һәм сезнең өчен гафу ителүебезне сорыйбыз».

3️⃣ Кабер әһелләренең рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына «Йәсин» һәм «Мүльк» («Тәбарәк») сүрәләрен укуның зур савабы булыр.
Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Үлгәннәр өчен Йәсин укыгыз», - дигән (Әхмәд бине Хәнбәл, Мөснәд, 5/26).

4️⃣ Зиратка барганда тормышның никадәр тиз узуы, кабер газабы, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирү турында аеруча күп уйланырга кирәк. Бөтен җирдән сабак алыгыз!

5️⃣ Каберлеккә агач утырту сөннәт булачак. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер кабер өстенә хөрмә ботагы кадап куя. Ни өчен шулай эшләвен сорагач, ул: «Менә шушы ботак кипкәнче мәеткә савабы барыр», - дип җавап бирә.

⠀Зиратка баруның билгеле бер вакыты юк. Кайчан барсак та, дөрес булыр. Каберлекләрне карап, чиста итеп тотыйк иң мөһиме.

Чыганак: https://www.instagram.com/atnya_mukhtasibat/?hl=ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    5 нче пунктта агач утырту - дөрес гамәлме? Пәйгамбәребез бер агач ботагын икегә сындырып ике кабергә кадап куя бит, агач утыртты диелми. 50 ел үткәч ул агач башка каберлекләргә дә авып төшеп зыян китерергә мөмкин, якын-тирәдә кабер чокыры казыганда зур тамырлары мәшәкать ясарга да мөмкин.