Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Китү микән, кайту микән соң бу ?..

Гомәр Ханнан улы Мәрдәновны озатканнан соң... Гөлүсә Батталова иҗаты.

Китү микән, кайту микән соң бу ?..
Әнә йолдыз үтте сызылып.
Тәгәрмәчләр һаман әйләнәләр...
Бәгырь генә калды өзелеп.

Китте... китте... үксезләрне бүген
Кем юатып, җырын багышлый?
Китмәде ул, тик тукталган иде
Үз өенә кайтып барышлый...

Мизгел генә иде ул тукталыш -
Якты иде күмер күзләре...
Кайтавазы калды: югалтсагыз -
Йөрәкләрдән мине эзләгез...

Китте... китте... бер мизгеллек дөнья
Гомер булмаганча сагышлы...
Китмәде ул, тик тукталган иде
Мәңгелеккә кайтып барышлый...
15.01.2019
Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев