Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Кыш сөюе

Шигырь яратучылар өчен

Аклык ява тирә- юньне бизәп, 
Дөньябызны кочып кар ята... 
Горур күкрәгенә башын куеп, 
Кыш ихластан Җирне ярата. 

Җиле белән куенына керә,
Кылганнарын тарый болында.
Урманына ак мамык шәл яба, 
Юллар "үрә" буран толымдай.

Ә Җиренең зәңгәр күл- күзләре 
Ялтырый шук-шаян карашлы, 
Тибрәнәләр җилдә оялгандай, 
Керфекләре- җикән камышлы.

Озак көтте быел сөеклесен, 
Зарыккандыр сөю- назга да, 
Мәхәббәте чын- хак булган гына 
Риза була шулай азга да. 

Иркәләүгә ул да сусагандыр, 
Яратуга каршы торсын кем?! 
Кышның яратуы үзгә... Әмма,
Алар ихлас сөя бер- берсен!

28.01.20.
Рүзия Камаева.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев