Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Үлмәгән ул! Юк, түгел!..

Якташыбыз Марсель Шәрәпов иҗаты

Җыр дөньясы асыл җырчы,
Сандугачын югалтты,
Ничә еллар соң бу моңнар
Дәрьялар булып акты!

Бүген "Илһам үлде" диләр,
Тик ышанмый һич күңел,
Татар дөньясына хәсрәт...
Үлмәгән ул! Юк, түгел!

Илһам абый, синең дәртле
Җырларны отып үстек,
Чыныктырды олпат тавыш
Әдрән диңгезне кичтек!

Урал тауларына мендек,
Карурманда моңайдык,
Идел суларында йөздек,
Кыш буранда аунадык!

Әнкәйләрнең туңган кулын,
Сулыш өреп җылыттык,
Син сазыңны уйнаганда,
Бар кайгыны оныттык!!!

Сарман ягы бүләк итте,
Татарның даhи улын,
Җыр- моңнарын hичберкайчан,
Онытмас безнең буын!

Марсель Шарапов.
18.01.2019 ел.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев