Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Ни ара эчендә әрнүгә әйләнде?..

Гөлүсә Батталова иҗатын яратучыларга - яңа шигыре.

(Икегезгә) 
Бу сөю шулкадәр нәзберек булгандыр - 
Җилләрнең сукмагын бүлешә тоҗымы. 
Учының җылысын сагынып үксер дә 
Кайчыга язмышын тапшырыр толымың... 

Күкләрнең үз җае - күрәсең, язмаган 
Кадерле күзләрдә үз булып табылу... 
Ни ара эчендә әрнүгә әйләнде 
Ярата белгәнгә яратып табыну?! 

Чабуга ябышкан бүгенге үксезлек 
Илерде юксынып янәшә эзләрне. 
Югыйсә, беләсең - күзләрнең бер гомер 
Меңнәрне аралап, бер-берен эзләрен. 

Кыймады йөрәкләр хушлашыйк дияргә, 
Бер генә, соңгы кат күз сирпеп карарга... 
Давылдан ни калды - җиде ят ике җан 
Кыймасын, я Раббым, сөюне каргарга! 
31.05.2018 
Гөлүсә Батталова 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев