Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Пута белән бил буылган -  Муендагы элмәкмени! 

Гөлүсәнең яңа шигыре.

Күлмәк фәлсәфәсе 
Күлмәк киеп тугансыз дип, 
Төтен салды албастылар. 
Без мәтәлчек атынганда 
Үлем теләп фал ачтылар. 

Якалардан тоттылар да 
Сөйрәделәр дала буйлап. 
Бәгырьләрне телем-телем 
Балбалларга элдек турап. 

Изүләрнең сәдәфләре 
Кайчан гына алтын иде... 
Төрбәләрдән төрмәләрдә 
Җан асрарга калдык инде... 

Итәк кисеп, җиң ямадык - 
Ялмавызлар сизенмәсен! 
Шул бер күлмәк өчен калтырап 
Яшәүләре читен дә соң... 

Пута белән бил буылган - 
Муендагы элмәкмени! 
Кемдер калым каерганда 
Кемдер кавем хакын түли. 

Чабуларга җил сөрлегә, 
Сакалыннан читкә тибәр. 
Убырларга җитә калыр, 
Җилдән туган нәрсә дияр. 

...Тузган инде. Җөйләрендә 
Юлдан язган ничә үрнәк. 
Ак биләүме? Кәфенлекме? 
Өстебездә шул бер күлмәк. 
05.10.18. 
Гөлүсә Батталова

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев