Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Саубуллашу булып ишетелә

Шигырь сөючеләр, сезнең өчен.

Әле кайчан гына июнь иде
Инде җәйнең китеп барышы.
Саубуллашу булып ишетелә
Басулардан торна тавышы.

Агачлар да сары кулмәк кия,
Бушап кала кырлар, тугайлар.
Һәр ел саен алтын көзләр җиткәч
Ашлык белән тула амбарлар.

Табигатьтә бар да кабатлана
Көзләр килә җәйгә алмашка.
Безнең генә гомер көзе җитә
Җәйләребез китә кайтмаска.

31.08.2018,
Талия Латыпова.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев