Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Сугыш ятимнәре

Раушан Садыйков, Иске Җогып авылы

Исәнмесез, сугыш ятимнәре,
Хәлегезне килә беләсем.
Күпме еллар кичкән
кайгыгызны
Уртаклашып,
бергә бүләсем.
Сез кичергән ачы
сагышларны
Үлчәр идем, булса үлчәме.
Утырам да тирән
уйга калам
Ничек түзгән ятим йөрәге?
Ятимлекнең барлык авырлыгы
Гомер буе озата
баргандыр.
«Әткәй» – дигән сүзне әйтә алмый
Күңелегез сезнең
талгандыр.
Күпме кимсетелгән сүзләр
Җаныгызга сезнең тигәндер.
Йөгереп кайтып
өйдә елаганда
Әнкәегез ничек  түзгәндер?
Янәшәдә сугыш ятимнәре,
Башым иям бүген аларга.
Әтисезләр түгел, кадерлеләр булып
Яшәсеннәр безнең арада!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев