Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Тәңгәл микән әллә тәкъдир...

Шигырь укырга яратучылар, сезнең өчен.

Сары келәм
Келәм чиккән сары чәчәк, 
җитмәс кочак алсам куенга. 
Җылысыннан мәхрүм калмас өчен, 
бәбкә үлән үргән муенса. 
Чиксезлектән күзем ала алмыйм, 
чыкларында энҗе җемелди. 
Кодрәтеңә гаҗиз калып карыйм, 
балкып калыйм әле, дидеңме? 

...Вакыт үтәр, “янып” бетәр 
чәчкә күңел аклыгында. 
Басып торам һуштан язып, 
сары чәчәк сафлыгына. 
Тәңгәл микән әллә тәкъдир 
шушы чәчкә язмышына?! 
Сүрия Мингатина, 
25. 05. 2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев