Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Тукай били җанымны

Яңа язылган шигырь

Апрель ае. Тукай туган ягы- 
Данлы, җырлы Әтнә яклары.
Табигатьнең зарлы моңга тулышып, 
Апушын сагынган чаклары. 
Нәни кояш булып борын төртә 
Бөреләре талның, тирәкнең. 
Ел да шушы чорда Тукай кайта 
Шигырьләргә төреп йөрәкне. 
Мин дә Әтнәм урамнарын буйлыйм
Рухи азык эзләп үземә. 
Бәлки бер табаным туры килер
Габдулланың читек эзенә?.. 
Монда аннан истәлекләр калган... 
Шушында ул "торган базарын", 
Безнең җирдә шигырьләре аша-
Түккән үз халкының аһ- зарын. 
Монда һәр яз кошлар белән бергә 
Кайта сусау безнең җаннарга: 
Әллә нинди аңлаталмас халәт, 
Хөр шигырьләр җитми татарга. 
Апрель җитсә күңел иләс- миләс, 
Шау дулкындай хисләр агымы.
Сулышым ешая, уй киңәя, 
Тукай били язда җанымны.
Рүзия Камаева
22.04.19.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев