Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Туй ясады җәйге алмалар...

Табадан төшкән шигырь.

Көттем... 

Мин ул төндә яңгыр көткән идем... 
Ә түбәмә йолдыз коелды... 
Ышанырга тиеш идем кебек 
Тишелгән дип Күкнең каегы. 

Я, булмаса, хискә бирелергә! 
Азмыни соң әфсен коллары - 
Берни кылма, йолдыз атылганда 
Теләк кенә телә нибары!.. 

Тик ул төндә мин болытлар көттем, 
Тезләремне кочып ындырда. 
Картлар сүзен пышылдады ирен: 
- Догаң кабул булыр яңгырда! 

Шыбыр-шыбыр... түбә калаенда... 
Туй ясады җәйге алмалар. 
Туйның, төннең матәм икәнлеген 
Ул исәрләр соңрак аңларлар... 

Мин исәр дә соңрак төшенермен - 
Уен икән яңгыр йоласы!.. 
Кабул булган әнә кемнәрнеңдер 
Гарәфә кич кылган догасы. 

Керфек какмый үткән төннәр хакын 
Кайсы гомерләрдә түләргә?! 
Кереп ятсын бахыр, дигән сыман 
Сыңар тамчы тамды түбәмә... 
22.08.2018 
Гөлүсә Батталова

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев