Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Яратуым өчен гафу сорыйм...

Шигырь сөючеләргә!

Яратуым өчен гафу сорыйм,
Ялгышларым өчен үкенәм.
Әгәр кичералсаң, кичер мине,
Бары аңлавыңны үтенәм.

Тик син генә диеп җан атуым,
Өәгәләнүләрем өчен кичер лә.
Назларымны бүләк иткән өчен...
Ышанганга ялган сүзләргә.

Төшләремдә күреп еш уянам.
Уйларымда бары син генә.
Саклый алмадык шул мәхәббәтне,
Йөрәккәем, түз син, түз генә.

Кире кайтып булса үткәннәргә,
Тыңлар идем йөрәк кушканны.
Ялгышмыйча сине сөяр идем,
Үбәр идем кочып туйганчы.

Гөлзадә Сафина 30.03.2019

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев