Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Үзең сайла... Сиңа яшисе! 

Хөрмәтле чыгарылыш укучылары! Ак юллар Сезгә! Акылыгызга бәхетегез иярсен...

КУРЧАК 
(барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына)

...Син кечкенә... Әле бик кечкенә! 
Әнкәң белән курчак сайлыйсың... 
Үзеңә охшаганны алыр өчен 
Әй, көйлисең аны, җайлыйсың! 

«Зәңгәр күзле кирәк, әни, 
кара күзлеләрдән 
Куркам бит мин... Тияр күзләре! 
Бөдрә чәчле булсын, ак калфаклы, 
Янып торсын аның йөзләре!» 

Әнкәң көлә... «Ярый, кызым, − дия, 
Үзең сайла... Сиңа уйныйсы!» 
«Әй, әнием, рәхмәт, рәхмәт сиңа! 
Иң-иң матур курчак − монысы!» 

...Үсмер чагың җиткән. 
Иптәш кызың белән 
Син кибеттә... Күлмәк сайлыйсың. 
Ә киштәдән бик матур бер курчак 
Карап тора... 
Аны алмыйсың. 

− Яле, дустым, кара, бигрәкләр дә 
Матур күлмәк! Нәрсә диясең? 
− Юк, килешми сиңа! Артык чуар! 
− Димәк, алам! 
− Белмим инде... Үзең киясе! 

− Үзем киясе! Алам! 

...Эх, бу еллар! Такташ чанасыдай 
Кышкы юлдан шуып узалар... 
Сабыйчактан яшьлегеңә таба − 
Зур тормышка эзне сызалар... 

Соңгы сынау узды... Син − ирекле. 
Ак юл тели туган мәктәбең. 
Ут йоталар өйдә туганнарың: 
«Кабул булсын барлык теләгең!» 

Ә син һаман уйда, ә уйларың − юлда. 
«Кая барыйм, нишлим?! Кем әйтер?! 
Җиде юл чатында кинәт басып калдым: 
Дөрес якны кемнәр күрсәтер?!» 

Әткәң-әнкәң әйтә, дуслар киңәш бирә, 
Тик күңелең никтер шикләнә: 
Ризалашкан кебек инде үзе... 
Бер уйлый да... тагы сискәнә... 

...Ә бүлмәңдә курчак яши... Зәңгәр күзле! 
Сабыйчакта сатып алганың. 
Иң яраткан дустың һәм сердәшең − 
Син бит аны үзең сайладың!.. 

Әнә, хәзер дә ул сиңа күзен кыса: 
Әй, яшисе бар, ди ул, яшьнисе!.. 
...Зәңгәр күзле курчак сайлагандай 
Һөнәрне дә 
Үзең сайла... Сиңа яшисе! 

Үзең яшисе... 

Халисә Ширмән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев